16+

Сыната торганнардан түгел

Әтием Ильяс исемле һәм ул берничә ел буена «Камгэсдорстрой» юллар төзү ширкәтендә асфальт түши торган машинада эшли. Эшләренә күп тапкырлар сокланып карап торганым булды. Чиратка тезелгән куәтле КАМАЗлар пары чыгып торган кызу асфальтны бушатып китүгә, ялтырап торган «киң табанлы» катоклар эшкә керешә. Менә шулай, Россиянең гасырлардан килгән «юлсызлык бәласен» бетерүен...

Сыната торганнардан түгел

Әтием Ильяс исемле һәм ул берничә ел буена «Камгэсдорстрой» юллар төзү ширкәтендә асфальт түши торган машинада эшли. Эшләренә күп тапкырлар сокланып карап торганым булды. Чиратка тезелгән куәтле КАМАЗлар пары чыгып торган кызу асфальтны бушатып китүгә, ялтырап торган «киң табанлы» катоклар эшкә керешә. Менә шулай, Россиянең гасырлардан килгән «юлсызлык бәласен» бетерүен...

Әтием Ильяс исемле һәм ул берничә ел буена «Камгэсдорстрой» юллар төзү ширкәтендә асфальт түши торган машинада эшли. Эшләренә күп тапкырлар сокланып карап торганым булды. Чиратка тезелгән куәтле КАМАЗлар пары чыгып торган кызу асфальтны бушатып китүгә, ялтырап торган «киң табанлы» катоклар эшкә керешә. Менә шулай, Россиянең гасырлардан килгән «юлсызлык бәласен» бетерүен күреп, бер сөенеп, бер көенеп куям.

«Көенеп» дигәннән, барыбер берничә айдан соң авыр техникалары белән бастырып, чокыр-чакырга әйләндерәләр бит ул юлларны. «Бер Ильяс Илдус улының техникасы гына көрәшеп җитешә алмый шул...» дигән уйлар да үтә баштан. Минемчә, түземлек, кешеләргә игелек кылу, юк җирдән матурлык булдыру әтиемә дәү әтием Хөҗҗәт Гыймрановтан киләдер. Аны фашистлар, үлде дип, үләксә чокырына ыргыткач, аңына килеп, күп кан югалтуына карамастан, төнлә белән аягы яралы килеш мәетләр арасыннан үрмәләп чыгып, үзебезнең сугышчылар янына шуышырлык көч тапкан ул. Биш бала үстереп, 89 яшенә кадәр яшәп, бакыйлыкка күчте дәү әти.

Җәйге каникул чорында дүрт яшьлек сеңлем Камилә белән Мамадыш районы Арташ авылына кайтсак та әти безнең белән булырга тырыша. Нәрсәдер эшли башласак, әнием Минзәлия дә: «Әнә әтиегез... ул ни дияр?» - дигән сүзне еш кабатлый. «Нәни дәүләт»ебездә үз урыны бар шул әтиебезнең. Хыялларыбызга юл ачкан чал чәчле әтиемә мин мең-мең рәхмәтле. Ә узган җәйдә Идел буйлап сәфәргә киткәч, төнге икедә башкалабыз Казаннан әйләнеп кайтканчы, Алабуга - Казан юлында мине сагынып көтеп утыручы, тукталышта кизү торучы да ул булды.

Җыйнап әйткәндә, без бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Алга таба искитмәле планнарыбыз бар, сынатырга исәбебез юк безнең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading