16+

«Шәһри Казан» язылучыларына алма бакчасы бүләк итә!

«Шәһри Казан» язылучыларына алма бакчасы бүләк итә!

Бу язылу кампаниясендә укучыларыбызны нинди бүләк белән сөендерик икән, дип озак уйландык. Үзе файдалы да, истәлекле дә, матур да булсын иде ул бүләк. Уйлый торгач таптык тагын: без сезгә, Югары Ослан районының Ямбулат авылындагы «Заря» питомнигы белән берлектә, алмагач үсентеләре бүләк итәбез!

Бүләк алуның әллә ни кыенлыгы юк. Газетадагы анкетаны тутырып, 2017 елның II яртыеллыгына язылу турындагы квитанцияне редакциягә җибәрергә һәм жирәбә нәтиҗәләрен генә көтәргә кирәк. Үзегезгә ничек җайлы, шулай эшләгез, без аларны почта аша да, электрон адресыбызга да, «ватсап» аша да, социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә дә кабул итәбез. Бүләк ике атна саен уйнатылачак, беренче үсентеләрнең хуҗаларын инде 26 апрельдә үк ачыклаячакбыз. Жирәбә уйнатуны видеога төшереп, www.shahrikazan.com сайтында урнаштырачакбыз.

Әйдәгез, алма бакчасында «Шәһри Казан» укыйк әле!

Индекслар

П2430 - пәнҗешәмбе саны, ярты елга язылу бәясе - 401 сум 94 тиен.
П2395 - атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә чыга, ярты елга язылу бәясе - 816 сум 90 тиен.

Анкета

1. Исем-фамилия, адрес, телефон

2. Яшегез

3. Шөгылегез

4. «Шәһри Казан» газетасын кайчаннан бирле
алдырасыз?


5. Газета белән беренче тапкыр ничек һәм кайда таныштыгыз?

6. Газетага ничек языласыз:

почта бүлекчәсендә

хат ташучы өйгә килә

интернет аша

7. Газетаны кайсы битеннән укый башлыйсыз?

8. Сезне нинди эчтәлектәге язмалар җәлеп итә?

9. Газетада тагын нинди темаларның күтәрелүен телисез?

10. Газетаның миңа иң ошаган һәм ошамаган яклары:

11. Тагын нинди газета-журналлар алдырасыз?


1. Языл
«Шәһри Казан» газетасына почта бүлекчәләрендә яки интернет аша языл

2. Анкетаны тутыр

3. Җибәр

Анкета, квитанцияләр, «Алмагач» дигән тамга белән, түбәндәге адресларга кабул ителә:

Почта аша: 420066, Казан, Чистай урамы, 5нче йорт, «Шәһри Казан» редакциясе
Электрон почта:
shahri-kazan@tatmedia.com
Ватсап: 8 917-851-69-62
Социаль челтәрләрдәге төркемнәр:
vk.com/shahrikazanda
facebook.com/shahrikazan
ok.ru/shrikazan

*
Газетага ничек язылырга?

- Татарстанның теләсә кайсы почта бүлегендә

- Казан шәһәрендә өегезгә дә килеп яздырабыз. Моның өчен 562-50-12 яки 8-917-851 69 62 номерларына шалтыратып, заявка калдырырга кирәк

- Интернет аша - дәүләт хезмәтләре порталында

Моның өчен кул астында интернетка тоташкан берәр җайланма булуы гына кирәк

1. uslugi.tatarstan.ru сайтына кер;
2. «Подписка: газеты и журналы» дигән төймәгә бас;
3. Шәхси кабинетыңа кер;
4. «Шәһри Казан» (электрон каталогта - «Шахри Казан») газетасын сайла;
5. Адресыңны яз;
6. Дәүләт хезмәтләре порталы аша квитанцияне түлә.



Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading