16+

«Шәһри Казан» белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ВИКТОРИНАда катнашырга чакыра

«Шәһри Казан» газетасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ВИКТОРИНА тәкъдим итә. Катнашучылар түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш.

«Шәһри Казан» белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ВИКТОРИНАда катнашырга чакыра

«Шәһри Казан» газетасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ВИКТОРИНА тәкъдим итә. Катнашучылар түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш.

1. Кәрим Тинчуринның туган җирен атагыз.

2. Кәрим Тинчуринның сәхнә псевдонимы.

3. Кәрим Тинчурин кайсы әсәрләрен башка авторлар белән берлектә иҗат иткән?

4. Кәрим Тинчурин үзе иҗат иткән «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә кайсы рольне башкарган?

5. Казанда Кәрим Тинчурин исеме белән бәйле урыннарны атагыз.

6. Кәрим Тинчуринның «Мәрҗәннәр» автобиографик циклында төп персонаж кем?

7. Кәрим Тинчуринның кайсы әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп бастырылган?

8. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына драматург исеме кайчан бирелә?

9. Әдип исемен йөрткән театр Казанның кайсы урамында урнашкан, тамаша залында ничә урын бар һәм андагы креслолар нинди төстә?

10. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Кәрим Тинчуринның кайсы әсәрләре куелган?

11. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 1992 елда куелган «Хәйләсез - дөнья файдасыз» спектакленең автор (К.Тинчурин) куйган атамасы нинди?

12. 2011 елда Төркиянең Әнкара шәһәрендәге Күчүк дәүләт театрында Тинчурин театрының баш режиссеры Р.М.Заһидуллин Кәрим Тинчуринның кайсы әсәрен сәхнәләштерде?

13. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин исеменә бәйле нинди чаралар уздырыла?

14. Кәрим Тинчуринның «Хикмәтле доклад» әсәре Тинчурин театры сәхнәсендә ничәнче елда куелган?

15. Кәрим Тинчурин күмелгән зират ничек атала?

Җавапларны «Шәһри Казан» сайтында комментарий урынына яки в контактеда хәбәр итеп язып калдырыргыз. Җаваплар 5 октябрьнең 14:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Бүләкләргә килгәндә, викторинада катнашучыларны «Шәһри Казан»нан дипломнар һәм сорауларга дөрес җавап биргән беренче 3 кеше Тинчурин театрыннан сувенирлар, спектакльләргә чакырулар көтә. Җиңүчеләр 6 октябрь көнне билгеле булачак. Димәк, башладык!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading