16+

«Шәһри Казан» газетасында БУШЛАЙ шәхси белдерүләр бастыру кагыйдәләре

“Шәһри Казан” газетасы үз укучыларының шәхси белдерүләрен (реклама характерында булмаган: сатам-алам, алмаштырам, эзлим, танышам, хезмәт күрсәтәм һәм шундый башка) БУШЛАЙ бастыра.

«Шәһри Казан» газетасында БУШЛАЙ шәхси белдерүләр бастыру кагыйдәләре

“Шәһри Казан” газетасы үз укучыларының шәхси белдерүләрен (реклама характерында булмаган: сатам-алам, алмаштырам, эзлим, танышам, хезмәт күрсәтәм һәм шундый башка) БУШЛАЙ бастыра.

Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе кирәк:

1. Бушлай белдерү бастыру өчен “Шәһри Казан” газетасына ярты елга (2018 елның беренче яки икенче ярты еллыгына) язылырга. Бер квитанция ИКЕ БЕЛДЕРҮ бастыру мөмкинлеген бирә.

2. Белдерүнең күләме 150 билгедән артмаска тиеш. Сүз арасындагы буш ара да билге булып санала.

3. Белдерүләр газетаның чәршәмбе санында басыла. Алдагы санда белдерү бастыру өчен текстны пәнҗешәмбе көннән дә соңга калмый тапшыру кирәк.
Әйтик, сез белдерүегезнең  17 гыйнвар санында чыгуны телисез ди. Моның өчен текстны 11 гыйнвар көнне редакциягә тапшырырга кирәк.

4. Белдерү текстын һәм квитанциянең күчермәсен “ватсап” аша 8 917 851-69-62 телефонына яки shahri-kazan@tatmedia.com электрон адресына, яки почта аша 420066, г.Казань, ул. Чистопольская, д. 5 адресына җибәрергә мөмкин.

5. Акция 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә хәтле дәвам итә.

6. Сорауларыгыз булса 8 917 851-69-62 һәм (843) 562-50-12 телефоннарына шалтырата аласыз.


БЕЛЕШМӘ
Газетада түләүле шәхси белдерү (реклама булмаган) бастыру бәясе – 300 сум.

16+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading