16+

«Укытучы белән укытучы кавышкан гаиләләр аеруча нык була, үзебезнең нәселдән дә сизәм»

Нәзакәтле, сабыр, төпле фикерле, акыллы, тәрбияле, әдәпле, гадел... Укытучыларга хас барлык сыйфатларны да үзенә туплаган Алия Зәкиева. Бу һөнәргә хөрмәт, мәхәббәт канына балачактан сеңгән. Ни дисәң дә, үз нәселләрендә 56нчы буын мөгаллим бит ул. Гайнанов-Закировлар династиясенең мәгариф өлкәсендә гомуми эш стажы 500 елга якын.

«Укытучы белән укытучы кавышкан гаиләләр аеруча нык була, үзебезнең нәселдән дә сизәм»

Нәзакәтле, сабыр, төпле фикерле, акыллы, тәрбияле, әдәпле, гадел... Укытучыларга хас барлык сыйфатларны да үзенә туплаган Алия Зәкиева. Бу һөнәргә хөрмәт, мәхәббәт канына балачактан сеңгән. Ни дисәң дә, үз нәселләрендә 56нчы буын мөгаллим бит ул. Гайнанов-Закировлар династиясенең мәгариф өлкәсендә гомуми эш стажы 500 елга якын.


Балтачта укытучыларга һәйкәл ачылачак

Алия Зәкиева бүген Балтач районы мәгариф бүлеген җитәкли. Укытучы булып эшләгән елларын әле дә сагына. Тормышында иң якты мизгелләрнең берсе - Казан дәүләт университетында укыган студент еллары, аннары кандидатлык диссертациясе яклаган вакытлары, беренче тапкыр дәрес биргәне, Мәгарифне үстерү институтында эшләгән чор, мәгълүмати методик үзәк директоры булган чаклары күңеленнән чык­мый. Бүген дә остазлары: галимәләр Гөлшат Ахбарова белән Тамара Скиргайлога рәхмәтле ул. «Укытучы - иң бай кеше, аның бөек исеме, белеме, укучылары бар. Үзең белгәнне башкаларга өйрәтү - зур савап», - ди.

Балтач районында 700дән артык укытучы исәпләнә. Районда мәгариф системасын оештырганда, аларның мәнфәгатьләрен искә алып эшлиләр. Әле менә октябрь аенда, Татарстан укытучылары профсоюз оешмасы ярдәме белән, укытучыга һәйкәл ачарга җыеналар.
Мөгаллимнәргә элек-­электән хөрмәт белән карау, әтисе исеме белән мөрәҗәгать итү гадәткә кергән. Алия ханым мәктәптә үзе дә әти-­әнисенә отчество белән эндәшкән. Авыл җирендә мөгаллимнәргә «абый», «апа» дип әйтү дә бар бит әле. Шул рәвеш­ле әти-әни «абый», «апа»га әйләнгән чаклар да булган.
Алия ханымның әти-әнисе Резеда Рәфкатовна белән Юныс Һадиевич безне бик җылы каршы алдылар. Өйдә үзгә мохит. Шкаф тулы китап, хәтер сандыгы тулы истәлек. Гаиләдә хөрмәтле иң өлкән кеше - Резеда ханымның әнисе Зөлфия Хөрмәтовна белән дә таныштык. Ул гомере буе рус һәм француз телләре укыткан. Французчаны бүген дә онытмаган әле. 88 яшендә булса да, ипи валчыгы чүпләргә килгән чыпчыклар турындагы шигырьне чит телдә «эх» тә итми сөйләп бирде.

Нәселләрендә укытучы һөнәренә нигез салган Закир бабайлары хезмәт юлын XX гасырда башлаган. Аның улы Һади ага фин, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул үзе дә, аның балалары да Закир бабайлары юлын дәвам иткән. Аларның берсе Алия ханымның әтисе - Юныс ага. Аны 10нчы сыйныфтан соң ук мәктәпкә укытырга җибәрәләр. «Иң авыры - җыр дәресе иде», - дип искә ала ул чакларны Юныс Һадиевич. Нәселләре белән җыр-моңга оста булсалар да, үзең белгәнне башкаларга җиткерү зур тырышлык сорый. Укыткан төп фәне - география. 44 ел мәктәптә белем биргән, озак еллар директор вазифасын башкарган. «Ул чакта акча бар, әйбер дефицит иде. Ел дәвамында мәктәпне җылыту өчен 70 трактор арбасы утын, күмер табарга туры килде. Бүген, киресенчә, сайлау мөмкинлеге зур, акча гына чикләнгән», - ди ул.

Аңа хатыны Резеда Рәфкатовна кушыла:
- Элеккеге белән бүгенгене чагыштырсаң, хәзер укучыларга нәтиҗә тиз кирәк. Китапны аз укыйлар, әсәрләрнең кыскартылган варианты белән чикләнәләр. Әнә бер укучыга, сорауга җавап бир дигәч, ул: «Ә нинди вариантлар бар?» - дип әйткән. Шуның кебек, хәзер укучылар сөйләргә бик атлыгып тормый, нәтиҗәдә әдәби сөйләм теле аксый, - ди Резеда ханым.
44 елга якын мәктәптә укыткан Резеда Рәфкатовна - Гайнановлар буынында укытучылык һөнәрен дәвам итүче. Мөгаллимлек эше Биткол бабайларыннан башлана. «Кулак малын тарату» вакытында Гыйльван бабайларының җиде баласы төрлесе төрле якка таралып бетә. Кайсы - Кострома, кайсы - Ярославльдә, улы Закир Казахстанның Алма-­Ата шәһәрендә мәгариф идарәсен җитәкли. Шул заманнардан бирле дистә еллар күрешмәгән, бер-берсе турында ишетеп кенә белгән туганнар быел җыелышып очрашканнар.

- Без туганнарыбызны интернет аша эзләп таптык. Укытучы һөнәре безнең нәселнең канына сеңгәнлегенә тагын бер кат инандык. Читтә яшәүче туганнарыбыз арасында да укытучылар табылды. Иң гаҗәп­ләндергәне - минем бабай ягыннан онык­чык Камилә белән читтәге туганыбыз Надия бер тамчы судай охшаганнар. Берсе - Казанда, икенчесе Ярославльдә яши. Ни хикмәт, очрашуга икесе дә бер җыр - «Җидегән чишмә»не өйрәнеп кайткан. Икесе дә моңлы тавышлы. Геннар үзенекен итә, күрәсең, - ди Алия ханым.

Укытучы укытучыга өйләнергә тиеш

Сөйләшү үзеннән-үзе хатирәләргә барып тоташа, һәр буынның үз тарихы. Истәлекләр җитәрлек, нәтиҗә бер: укытучының һәрчак дәрәҗәсе булган, ул - зур хөрмәткә ия кеше.
- Укытучы булып китүемә мине тәрбияләгән Хөрмәт әтием сәбәпче булгандыр, ул Чыңгыз Айтматовның «Беренче укытучы»сын хәтерләтә. Бик укымышлы, акыллы кеше иде. Кечкенәдән Тукай, Такташ, Пушкин, Лермонтов әсәрләрен күңелдән сөйләгәне истә. Болар миңа кечкенәдән хәтеремә сеңеп калган. Укытучы һөнәре абруйлы иде. Аңа бер пот арыш оны, утын, дәфтәр тикшерү өчен керосин бирелә. Бер сынык ипигә тилмергән ул заманнарда моннан да зуррак бәхет булмагандыр. барысы да җыйгач, кычыткан да бетә бит, ул үссен өчен, су сибә идек. Көненә бер тапкыр гына ашасак та, уку теләге көчле булган. Бүген ата-­аналарның, балаларның мәктәптәге тукланудан канәгать булмауларына исем китә, ризыкның кадерен белергә кирәк, - дип искә ала үзе укыткан елларны Зөлфия Хөрмәтовна. Кызы Резеда ханым укытучыларның зыялы кеше булуына басым ясый.

- Бер вакыйга исемнән чыкмый. Математика фәнен укытса да, әтием Рәфкать, сөйләмне «чөнки» дип башлаган өчен, мине шелтәләгән иде. Бу теркәгеч бары җөмләнең уртасында әйтелә, дип аңлатканы әле дә хәтердә. Шул рәвешле һәр укытучы, нинди фән укытуына карамастан, баланың сөйләмен үстерергә, дөрес тәрбия бирергә омтылган, - ди Резеда ханым.
Сүз уңаеннан, аны ире Юныс Һадиевич та укыткан әле. Барлык укучылар да 23 февральгә укытучыларына открытка бүләк иткәндә, Резеда апа читтә калган. Бу -укытучының игътибарын җәлеп иткән. Соңрак алар өйләнешкәннәр.
Ганс Андерсенның «Дюймовочка» әсәрендәге өзекне мисалга китереп: «Бакалар бакага өйләнергә тиеш», - дип сүзгә кушыла Алия ханым.
- Укытучы белән укытучы кавышкан гаиләләр аеруча нык була, үзебезнең нәселдән дә сизәм, - ди ул.

Әнә Зөлфия әбисенә дә укытучы бабасы бер күрүдән үк гашыйк булган. «45 килолы бу кыз безнең авылга килгән укытучы гына булса ярар иде, дип теләгән. Авылларына практика узарга килгән яшь мөгаллимә шулай аның хатыны булып куйган. Алар 63 ел озын, тигез гомер кичергән. Гайнановлар да: «Иң кадерле нәрсә традицияләр, туганлык җепләре. Гомер буе бер-беребезне белгән кебек», - диләр. Резеда ханым белән Юныс аганың бергә яши башлауларына - 41 ел. Бу датаны кызлары Алия белән Лилия тагын да истәлек­лерәк иткән: әти-әнисенә көтелмәгән бүләк ясаган. Аларны Иске Казанга, башкаладагы чәчәк фестиваленә алып барганнар. Гомумән, гаилә бергәләп сәяхәт итәргә ярата. Быел Кырымга барганда, герой-шәһәрләр аша узганнар. Юныс ага тарихка битараф түгел. Аеруча Сталин тормышына кагылышлы фактларны кызыксынып тыңлый.
Әти-әнисенең, дәү әнисенең ки­ңәш­ләрен Алия Зәкиева һәрчак исендә тота.



- Кечкенә чакта ук Зөлфия дәү әни безне табигатькә алып чыга иде. Берәр күренешне саф рус телендә тасвирларга куша. Төп таләбе - йә русча гына, йә татарча гына сөйләш, ике телне дә камил белергә кирәклегенә төшендерә. Әти безгә топографик карта ясап бирә иде. Без шуның буенча урманда яшерелгән хәзинә эзлибез. Күңелле иде бу шөгыль. Урман телен аңларга өйрәнәсең. Укытучылар дәресләрдән соң безне гөмбә җыярга урманга алып баралар иде, үзем дә хәзер шул алымнарны эштә кулланырга тырышам. Балалар белән табигатькә еш чыгабыз. Болгарга, Тукай эзләре буйлап Арчага сәяхәт итәбез, - дип сөйли Алия Зәкиева.

Күбрәк аралашкан саен, әңгә­мә­дәшемне яңа яктан ачам. Биеклек - Алия ханымның тормышында аерым тема. Аны һәрчак таулар җәлеп итә. Тагын бер яраткан шөгыле - планерда очу. «Үзең яшәгән төбәкне биектән уч табанында кебек күрү аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә, бу - зур бәхет», - ди үзе. Өч тапкыр парашют белән сикергән. Атлар ярата. Балтачның Каракүленә йөзәргә йөри. Әле менә Арчада мәгариф хезмәткәрләре арасында узган җәйге спартакиаданың финал өлешендә йөгерү буенча беренче урын алып кайткан. Кыс­касы, чабып барган атны да туктата, тимер очкычны да иярли, шул ук вакыта зәвыклы хатын-кыз, өч баласы өчен яраткан әни дә ул.
- Укытучы үзенең дәрәҗәсен үзе булдыра. Укытучы дигән бөек исем һәрчак югарылыкта калсын иде, - дип тели Алия Зәкиева.




Мәгариф өлкәсендә 500 елга якын эш тәҗрибәсе булган Гайнанов-Закировлар династиясеннән укытучыларга киңәшләр

укытучыга баланы яратырга, һәрберсен тигез күрергә кирәк;
беренче чиратта, мөгаллимнең үз гаиләсе, ул үзе үрнәк булыр­га тиеш;

укытучы ул һәрчак актив: эшләгән чакта да, лаеклы ялга чыккач та;

дәрестән соң уздырыла торган чаралар укытучыга укучылар белән уртак тел табарга ярдәм итә;

баланың күзенә карап сөйләшергә кирәк;

баланы, шелтәләгәндә, «надан», «берни белмисең», «киләчәктә синнән кем чыгар» кебек сүзләр белән кимсетергә ярамый, иң начар укучы да бу тормышта зур уңышларга ирешергә мөмкин;

укытучы үз фәнен камил белергә тиеш, белем эстәү өчен үзенә БДИ тапшыру, өстәмә әдәбият уку комачау итми;

укытучы булып туарга кирәк, бу - Аллаһыдан бирелгән сәләт.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading