16+

«Халява» нинди була?

Кондуктор акчамны учымнан йолкып диярлек алып, яшел билет тоттырып китте. 18 сумга алмашка килгән бармак башы кадәрле кәгазь кисәген йомарлап, кесәмә тыгып куйыйм дисәм... Чү! Бәхетле билет түгелме соң? 832715 саннарын хәтердә дә, ышанмагач, бармакларны бөгеп тә, кушып карадым. Беренче өч санның суммасы белән соңгыларыныкы туры килә! Вәт, болай булгач,...

Кондуктор акчамны учымнан йолкып диярлек алып, яшел билет тоттырып китте. 18 сумга алмашка килгән бармак башы кадәрле кәгазь кисәген йомарлап, кесәмә тыгып куйыйм дисәм... Чү! Бәхетле билет түгелме соң? 832715 саннарын хәтердә дә, ышанмагач, бармакларны бөгеп тә, кушып карадым. Беренче өч санның суммасы белән соңгыларыныкы туры килә! Вәт, болай булгач,...

Төрле ырым-шырымнарга моңарчы артык игътибар итми идем, студент булгач, ышанмас җиремнән ышана башладым. Ел башында югары курсларның, «алай итегез, болай эшләгез», дип акыл сатуларын елмаеп кына тыңлап торган идек, янәсе, әби-бабайлар кебек, җыен юк-барга ышаналар. Сессия якынлашкан саен, күңел үрсәләнә башлады-ы-ы! Укымыйсың да түгел инде, шулай да куркыта - беренче тапкыр бит! Менә шунда искә төшердек теге «тузга язмаган» ырымнарны.
Контроль эшкә яисә имтиханга әзерләнгәндә чәчне юарга ярамый! Су белән бергә бөтен укыганнарың да агып төшеп бетә, имеш. Беренче имтиханга әзерләнгәндә төнге өчкә кадәр түздем дә, кызлардан качып кына, тәки юдым башымны. Акса ага инде белемнәрем, кеше күзенә дә күренәсе бар бит әле! Яңадан укырга бераз вакыт булуы да тынычландырды. Ул төнне йокламасам йокламадым, чиста, өстәвенә кирәкле мәгълүмат шыплап тутырылган баш белән барып, имтиханнан «5»ле алып кайттым.
Дәфтәр яки китапны йоклаганда мендәр астына салып ятарга кирәк. Болай эшләгәндә, шунда язылганнарның бөтенесе синең башыңа керәчәк. Моның нинди физика законына буйсынып, шулай килеп чыкканлыгын әйтә алмыйм, тик бу ысулны кулланмый калган юк. Әллә нинди калын-калын энциклопедияләр дә минем башның катылыгын татыды инде. Тик берүк артыгын кыланып ташламаска кирәк. Мендәрсез яхшырак керер, дип, китабына ятып йоклаган танышыма икенче көнне имтиханга катып калган муен белән барырга туры килде. Күрәсең, артык белем дә яхшыга илтмидер.
Иң четерекле мәсьәлә - ул, әлбәттә, «зачетка». Әлеге каты тышлы кенәгә семестр буена тузан җыеп ята да сессия көннәрендә иң кадерле әйбергә әйләнә. Студентларның иң яраткан (һәм исбатланган!) ысулы - «халява» тоту. Иртәгә имтихан дигән төндә, сәгать уклары төнге 12не күрсәткәндә, тәрәзәдән ачык «зачетка»ны чыгарып, өч тапкыр «Халява», кил!» дип кычкырмаган студент чын студент түгел инде. Кайвакыт «халява» урынына син кычкырган вакытта яңа гына йоклап киткән күршең килеп керергә дә мөмкин. Тик ул да студент бит, аның да имтихан бирәсе бар, шулай булгач, эш зур җәнҗалларга барып җитмәячәк. Моннан соң зачет кенәгәсен ачып карарга да, кешегә күрсәтергә дә ярамый инде. «Халява»ның чын йөзен күрү укытучыга гына тәти.
Имтихан буласы бүлмәгә сул аяктан атлап керергә, билетны да сул кул белән алырга, дигән кагыйдәне кем уйлап чыгарды икән, рәхмәт яугыры?! «Зачетка»да елмаешып тезелеп торган «5»леләрдә ырым-шырымнарның да өлеше бардыр.
PS. Теге бәхетле билет алган көнне, күпме генә көтсәм дә, гадәттән тыш сөенечле хәл булмады. Шулай да ул көнне автобуста аягыма басмадылар, лифтка кергәндә чират торасы булмады, пар вакытында рәсем ясап утырганны укытучы күрмәде... Бу уңышларда да билетның кулы уйнадымы икән әллә?!
PPS. Ә син тагын нинди студент ырымнарын беләсең? Безнең белән дә уртаклаш, тиздән сессия җитә бит!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading