16+

Бөтендөнья олимпиадасы Казанда үтәчәк?!

Татарстан башкаласы 2016 елда информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын үзендә кабул итәргә мөмкин.

Бөтендөнья олимпиадасы Казанда үтәчәк?!

Татарстан башкаласы 2016 елда информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын үзендә кабул итәргә мөмкин.


Әле узган атнада гына Россиянең өченче башкаласы Казан шәһәрендә уздырылган мәктәп укучыларының информатика буенча XXIV Бөтенроссия олимпиадасында Санкт-Петербург егете Егор Суворов җиңү яулады. 11 апрель көнне башланып киткән бу бәйгедә илнең җиде федераль округыннан барлыгы 239 югары сыйныф укучысы катнашты. Аларның унбише - Казанныкылар.
Олимпиадада катнашкан һәм призлы урыннар яулаган мәктәп укучыларын «Пирамида» мәдәни- күңел ачу үзәгендә бүләкләделәр.
Кичәнең ахырында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, 2016 елда Казан шәһәре информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын үзендә уздырырга мөмкин, диде. РФ мәгариф министры Андрей Фурсенко инде оештыру комитетына мөрәҗәгать тә җибәргән. «Сентябрь аенда гариза язачакбыз, безгә әле сайлап алу конкурсында һәм олимпиадада җиңәсе бар», - дип белдерде Татарстанның баш мөгаллиме.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading