16+

«Тормышта төлке дә, куян да була белергә кирәк»

Заманында күренекле сәнгать белгече К.Станиславский: «Рольнең зурысы, кечкенәсе юк», - дисә дә, артист һәрвакыт баш рольләрдә уйнарга хыяллана. Шулай да сәнгать белгече сүзләре хак булуына спектакльне караганда инанасың. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында соңгы вакытта куелган «Кияүләр» спектаклендә Фернат НАСЫЙБУЛЛИН кыска гына күренештә кулына гармун тотып җырлый-җырлый...

«Тормышта төлке дә, куян да була белергә кирәк»

Заманында күренекле сәнгать белгече К.Станиславский: «Рольнең зурысы, кечкенәсе юк», - дисә дә, артист һәрвакыт баш рольләрдә уйнарга хыяллана. Шулай да сәнгать белгече сүзләре хак булуына спектакльне караганда инанасың. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында соңгы вакытта куелган «Кияүләр» спектаклендә Фернат НАСЫЙБУЛЛИН кыска гына күренештә кулына гармун тотып җырлый-җырлый...

Фернат белән аның сәнгатькә килүе, эшчәнлеге хакында сөйләштек. Сәхнәгә тартылуы хакында артист үзе болай дип сөйли:
- 90 нчы еллар башында безнең Яшел Үзән районы Норлат авылы мәдәният йортына Рамил Кәлимуллин режиссер булып кайтты. Мин ул чакта 10 нчы сыйныфта укый идем. Ул сәхнәләштергән спектакльдә уйнаучыларны мин читтән генә күзәтеп йөрдем. Аннары ул, балалар өчен студия ачып, безне спектакльләрдә катнаштыра башлады. Үзем дә аңа карап Алабуга мәдәни-агарту училищесында укып кайтып, авылда эшләргә хыяллана башладым. Мәктәпне тәмамлаганда, Рамил абый миңа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына барырга тәкъдим итте. Шул елны Рәшит Заһидуллин җыйган курска укырга да кердем.
- Сезнең группа әлеге уку йортында К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры өчен беренче чыгарылыш, ягъни «тәүге карлыгачлар» булды. Укыганда ук Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә», Ф.Лорканың «Канлы туй» спектакльләрен куйдыгыз.
- Әйе, соңгысы белән Мәскәүдә узган Халыкара студентлар фестивалендә катнашып, беренче бишлеккә кереп кайткан идек. Алга таба да хыялларыбыз зурдан иде. Укуыбызны тәмамлап, без җиде егет һәм кыз, шушы театрга килеп кердек.
- Беркемгә дә сер түгел, талантлы артистлар булсалар да, сезнең группадашларны спектакльләрдә сирәк күрәбез. Бу нилектән шулай соң? Югыйсә актер яшь чакта уйнап, үзен күрсәтеп калырга тиештер инде ул.
- Рәшит Галиевич безне Станиславский укучысы Борис Захава алымнары буенча укытты. Уйлап карасаң, үзең укыткан укучылар педагогка якын булырга тиеш тә бит. Тик ул безне нигәдер үги балалар кебек күрә.
- Син вакытыңны бушка үткәрмисең. 149 нчы лицейда театр түгәрәге алып баруыңны беләбез. «Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен» дигән медальгә дә лаек булгансың. Балалар белән эшләү ничек? Талантлы балалар бармы?
- Ул лицейда 2000 елдан бирле эшлим. Балалар белән Р.Корбанның «Куркуын җиңгән куян»,
Т.Миңнуллинның «Иптәш командир», А.Алишның «Чукмар белән Тукмар» һәм башка әсәрләр сәхнәләштердек. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Алар белән эшләү рәхәт. Сәләтле балалар да шактый. Бу спектакльләр белән республика күләмендәге фестивальләрдә дә катнашабыз. «Татар кызы» бәйгесенә моннан ике ел элек үзем әзерләгән Миләүшә Хәмидуллина беренче урынны алган иде.
- Араларында артист булырга хыялланганнары да бардыр. Аларга остазларының киңәшләре ниндирәк?
- Берничә кыз мәдәният һәм сәнгать университетында актерлыкка укып йөри. Алинә Газизова «Үлеп яратты» спектаклендә сәхнәгә чыгуын миңа шатланып хәбәр итте. Мин балаларга: «Сез артист булмасагыз да, театрны яратуыгыз киләчәктә җәмгыятьтә үз урыныгызны табарга ярдәм итәчәк. Тормышта төлке дә, куян да була белергә кирәк», - дим. Мин аларда сәнгать аша рухи һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияли алуыма шатланам.
- «Акча, чит ил, байлык - болар барысы бер айлык. Күңелең бай булсын». Бу «Син бит минем бергенәм» спектаклендә үзеңнең монологтан. Тормышта алар синең өчен нәрсә?
- Әгәр байлыкка омтылсам, мин сәнгать өлкәсендә эшләмәс тә идем. Чит илләргә барырга да кызыкмыйм. Минем өчен авылга кайтып, балачак дуслар белән хатирәләр уртаклашып, гармунда уйнап, җырлашып утырудан да рәхәте юк. Бүген эшләгән акчам гаиләмне тотарга җитсә, шуңа риза булып яшим. Театрда эшләгән актер акча колы була алмый.
- Фернат, хыялланып та ал әле. Әгәр мөмкинчелек булса, үзең дә театрда спектакль куя алыр идеңме?
- Куя алыр идем, әмма режиссер белемем булмагач, андый эшкә алынуны кирәк санамыйм. Мәктәптә укытучылар белән спектакль куярга исәп бар. Анда эшләү өчен миңа бөтен шартлар тудыралар, ярдәм итәләр. Шулай булгач, илһамланып эшләргә генә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading