16+

Ренат Ибраһимов Россия татарлары турындагы фильмда төшкән

Әлеге фильмда Ренат Ибраһимов баш рольләрнең берсен башкарачак

Ренат Ибраһимов Россия татарлары турындагы фильмда төшкән

Әлеге фильмда Ренат Ибраһимов баш рольләрнең берсен башкарачак

Әлеге көннәрдә «Россия татарлары серләре» циклыннан булган «Яңадан туу» («Перерождение») документаль фильмының монтажы эшләнә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына проектның авторы Фәрит Фәрисов хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, «Яңадан туу» – циклдагы бишенче фильмның эш атамасы гына.
 
Автор әйтүенчә, фильмның идеясы – йөз елга бер тапкыр кешенең яңадан туу. Әлеге яңа хезмәтнең төп максаты – халык өчен биш багананың (өмет, ментальлек, тарих, мәдәният һәм тел) мөһимлеген күрсәтү. «Шушы биш багананың берсен үзгәртсәң дә, халык юкка чыга», – дип саный фильм авторы.
 
Башта проектка өч төрле сценария язылган булган. Ахыр чиктә фильмның нигезенә Ренат Ибраһимов тәкъдим иткән вакыйгалар алынган. РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты дүрт кандидат арасыннан сайлап алынган. Фәрит Фәрисов әйтүенчә, ул барлык таләпләргә дә туры килә: танылган татар, мәскәүле, шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман, башкаланың тарихи биналарының тарихы белән дә яхшы таныш. «Бик лаеклы кеше, эш сөючән, сабыр. Мин аны үзем өчен бөтенләй яңа яктан ачтым. Һәм безнең фильмда төшәргә ризалык биргәне өчен бик шатмын», – ди режиссер җырчы турында.
 
Ренат Ибрагимов төшерелгән материалны фильмның ахыргы версиясе өчен үзе сайлап алган. Аның ризалыгыннан башка метериал монтажланмаячак, дип белдерә автор. «Яңадан туу» фильмын бер ел элек төшерә башласалар да, эшләр әле тәмамланмаган. Аңа композитор һәм гитарачы-виртуозчы Валерий Дидюля үзенчәлекле музыка иҗат иткән.
 
Проектны финанслау мәсьәләсенә килгәндә, фильмны төшерер өчен берничә миллион сум акча тотылган. Акчаны исә меценатлар биргән.
 
Исегезгә төшерәбез, циклның «Мәскәү татарлары серләре» («Тайны татар Москвы») дип аталган беренче фильмы АКШта узган «Best Shorts Competition» халыкара кинофестивалендә төп бүләккә ия булган иде. Циклның татарларның Бөек Ватан сугышында катнашулары турындагы дүртенче фильмы – «Память сильнее времени» – Казан Халыкара Мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кертелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading