16+

Ренат Ибраһимов мунчада бәбиләүне пропагандалый?..

Россиядә алты республиканың Халык артисты исемен йөрткән бердәнбер җырчы яңа китабын язарга керешкән. Язылачак китабында Татарстан һәм Россиянең Халык артисты Ренат Ибраһимов мунчада бәби табуның кулай якларын бәян итәчәк. Бу хакта ул Казанда оештырылган юбилей кичәсендә сөйләп узды.

«Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар, – ди танылган артист. Беренчедән, «тепло»; икенчедән, «тихо»; өченчедән «темно». Сигез бала атасына ышаныгыз, бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай – Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем.
 
Дөньяга аваз салырга да өлгермәгән сабыйның башын борып куялар, шунлыктан муенга зыян килә. Борынгы Римда коллар тугач, шулай итә торган булганнар. Адәм баласы башын югары күтәреп йөрмәсен, үз фикере булмасын, гавамнан аерылып тормасын өчен шулай эшләнелгән. Совет табиблары да бу алымны кулланганнар. Гинекология һәм акушерлык практикасында әлеге әмәл остаздан шәкерткә күчә-күчә дәвам итә... Россия сабыйлары берничә ай башын тоталмый бит. Олы кешеләр баш өянәгеннән интегә. Һәммәсе дә - шушы "муен бору" аркасында. Ә безнең Мәрьямебез тугач ук, башын тотып тора иде инде», диде татарның танылган җырчысы.
 
Ренат Ибраһимовның яңа китабы әнә шул уйланулар, истәлекләрдән башланып китәчәк тә икән.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading