16+

«Онытсам, уйлап чыгарам»

Аның белән «Сәләт» аланында таныштым мин. «Данил абый, «Зәңгәр томан»ны гына җырлап бирегез әле!» - дигән үтенеч көне буена берәү генә булмый, тик шулай да ул аларны кире какмый, рәхәтләнеп, синтезаторда, кирәк икән гитарасында уйнап башкара...

Аның белән «Сәләт» аланында таныштым мин. «Данил абый, «Зәңгәр томан»ны гына җырлап бирегез әле!» - дигән үтенеч көне буена берәү генә булмый, тик шулай да ул аларны кире какмый, рәхәтләнеп, синтезаторда, кирәк икән гитарасында уйнап башкара...

Архангельскида туып үскән 9 яшьлек малайның гаиләсе әтисе хәрби эшчәнлеген тәмамлагач, тарихи Ватанга кайтырга була. «Минем әнием Архангельскида туса да, шәп итеп татарча сөйләшә», - ди Данил.
- Архангельск - рус шәһәре. Татарча сөйләшергә кайчан өйрәндең?
- Казанга күчкәч, «исәнмесез» һәм «тәлинкә» сүзләрен генә белә идем. Дуслар белән аралашып, аннары «Сәләт»кә барып өйрәндем.
- Җырларыңда романтика көчле. Син үзең дә романтикмы, әллә бу сәхнә образы гынамы?
- Романтиканы кешегә ничек җиткерергә икәнен беләм. Шуңа кызлар белән аралашырга җиңел. Иҗат темаларында мин романтик, фантазияле кеше.
- Күп җырларыңа текстларны үзең язасың, башкарасың да. Иҗатка нәрсә этәргеч булды?
- 2008 елда беренче тапкыр «Сәләт»кә бардым. Мин гитарада уйный башлаганчы әти өч аккорд кына өйрәтте. «Сәләт»тә бер кызның уйнавын күргәч, күңелемә тиде. Бармакларымны авырттырып, ай буе уйнадым. Төрле җырлар өйрәндем, аннары үзем яза башладым. Башта русча, аннары татарча.
- Кайчан җырлый башладың?
- Балалар бакчасындагы беренче җырым «У моей России» дип аталды. 2-3 нче сыйныфта мине музыка мәктәбенә - баянда өйрәнүгә бирделәр. Дөресен әйтим: баянны яратмаган идем, шулай да тәмамладым. Баян белән аз шөгыльләндем, күбрәк җырлый идем. Укытучым Заһидә Ибраһимовна, мине дә татар моңына өйрәтте, музыка көллиятенә барырга тәкъдим итте.
- Хәзер яшьләр җиңелчә җырларга тартыла. Синең җырларың да салмак, халыкчан җырларны да башкарасың. Моны ничек аңлатасың?
- Кечкенә вакытта, әле татарча белмәгәндә, мин дәү әниләргә килгәч, радиодан Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев җырлары яңгырый иде. Шуннан «Бөдрә таллар», «Китмә, сандугач» исемдә калды. Шуңа мин хәзер озын көйләрне яратам. Кеше тыңламый икән - тыңламасын, бу юнәлеш минем үзем өчен.
- Быел Р.Бикмуллин фестивалендәге җиңүгә ирешергә нәрсә ярдәм итте?
- Анда өченче тапкыр чыгыш ясадым, быел «Яратам» җырын башкардым. Конкуренция буласын белә идем, «Автор-башкаручы» номинациясендә генә дә 28гә якын кеше катнашты.
- «Җитсен генә көчем» дигән җырыңда: «Мәхәббәт юк бу дөньяда», - дип әйтәсең. Ә үзең чын мәхәббәткә ышанасыңмы?
- Ышанам. Мәхәббәт дигән әйбер, беләсеңме, нәрсә ул? Мәсәлән, әбием белән бабаемны гына алыйк. Әби авырый башлагач, хастаханәгә киттек. Аларны карап тордым: бергә утыралар, нәрсә турындадыр матур итеп сөйләшәләр. Менә бу чын мәхәббәт инде. 50 елдан артык бергә яши торган кешеләргә карап, мәхәббәткә ышанмый мөмкин түгел. Барыбер бар бит ул.
- Ә күп кеше ышанмый. Җавапсыз мәхәббәт күбрәк, диләр...
- Миңа, киресенчә, җавапсыз мәхәббәт күбрәк илһам бирә. Мин хисләнгәндә яза башлыйм.
- Болардан кала, тагын нинди хоббиларың бар?
- Бакчада казынырга яратам. Әти белән 5 ел рәттән карбыз-кавын утыртабыз, быел да үстердек. Рәхәтләнеп үсә! Шундый баллы, тәмле булалар! Телеңне йотарлык!
- Сәхнәгә чыккач, каушыйсыңмы?
- Беренче биш секундны каушыйм. Каушамый булмый. Бигрәк тә өченче куплет онытыла. Аны исеңә төшерәсең дә тагын онытасың. Андый вакытта йә беренче куплетны кабатлыйсың, йә «ла-ла-ла» дип китәсең, ә бервакыт хәтта өченче куплетны сәхнәдә вакытта уйлап чыгардым.

Исеме: Данил ШӘЙМУЛЛИН
Туган көне: 20 июнь, 1993 ел
Туган урыны: Архангельск
Уку урыны: И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте
Уңышлары: Р. Бикмуллин исемендәге фестиваль. 2009 ел - 3 нче урын, 2010, 2011 еллар - 1 нче урын; «Казан йолдызлары» фестивале (2009, 2010) - гран-при.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading