16+

Мөселман кинофестиваленең киләчәге бармы?

Казан кинофорумы тәмам. Төрек тамырлы эротик фильмнар йолдызы Сибель Кекилли «Чужая» фильмындагы роле өчен мөселман кинофестивалендә «иң яхшы актриса» дип аталды. Актер Алексей Панин ябылу тантанасын алып барган ТВ-йолдызын, хиҗаплы Динара Садретдинованы үбәргә тырышты, тегесе читкә китеп кенә калды. Мөселман кызын террорчы итеп күрсәткән «Чужая мать» фильмы «иң яхшы режиссура»...

Казан кинофорумы тәмам. Төрек тамырлы эротик фильмнар йолдызы Сибель Кекилли «Чужая» фильмындагы роле өчен мөселман кинофестивалендә «иң яхшы актриса» дип аталды. Актер Алексей Панин ябылу тантанасын алып барган ТВ-йолдызын, хиҗаплы Динара Садретдинованы үбәргә тырышты, тегесе читкә китеп кенә калды. Мөселман кызын террорчы итеп күрсәткән «Чужая мать» фильмы «иң яхшы режиссура»...

Мәдәни Казанның иң тантаналы чараларының берсе булган фестиваль үз эшен йомгаклады. Лидия Федосеева-Шукшина, Сергей Астахов, Алексей Панин, Андрей Федорцов кебек мәртәбәле Мәскәү кунаклары яңгыр астында кызыл келәмнән «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә узгач, фестивальнең ябылу тантанасы башланды. Жюри чыгарган нәтиҗәләр, йомшак итеп әйткәндә, күпчелек тамашачыларны һәм журналистларны шаккатырды. Фестивальнең төп бүләге - Гран-при «Мой впечатляющий кинотеатр» фильмы өчен кытайлыларга тапшырылды. Ләкин картинаның авторы билгесез сәбәпләр буенча тамашада катнашмады.

Фестивальнең «үги» фильмнары
«Чужая» дип аталган төрек фильмы тамашачыларда кайнар бәхәс уяткан иде. Картинада иренең явызлыгына, дәвамлы кыйнауларына түзә алмыйча качып китүче кыз турында сүз бара. Балалы яшь ханымны гаиләсе кире кабул итми, «йөзебезгә кызыллык китердең», ди. Фильмның герое танышларында, урамнарда гомер кичерергә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә гаилә үз кызын үтерергә карар кыла. Менә шундый пессимистик рухлы, традицион мөселман халыкларының тискәре гореф-гадәтләрен күрсәтүче фильм фестивальдә ике бүләккә лаек булды. Жюри төп рольне башкарган Сибель Кекиллине «иң яхшы актриса» дип атаса, РФ Кинотәнкыйтьчеләр гильдиясе президенты Виктор Матизен «Чужая»га Гильдиянең махсус бүләген тапшырды. Аның сүзләренчә, әлеге фильм - фестивальдә күрсәтелгән һәм Гильдия таләпләренә туры килгән ике картинаның берсе. Гаҗәп, ләкин «Иң яхшы актриса»ның уңышлы кинокарьерасы моңарчы эротик фильмнар йолдызы буларак танылу белән башлана.
Ә «Чужая»га охшаш исемле «Чужая мать» фильмы Кавказдан Мәскәүгә килгән кыз турында. Мөселман кызы Джала террорчы төркемгә эләгеп, үз-үзен шартлатырга әзерләнеп йөри. Дагыстаннан килеп җиткән әнисе кызны туктатырга тели, нәтиҗәдә үзе террорчылар тарафыннан үтерелә. Режиссер, «Бумер» фильмының сценарий авторы Денис Родимин сөйләвенчә, Мәскәүдә елына берничә теракт оештырыла, милли каршылыклар килеп чыга, кешеләр үлә… Әмма моны чишү юллары табылмый. Шуңа Родимин «Чужая мать» фильмын төшерү фикеренә килә. Ләкин чираттагы тапкыр мөселманнарны террорчы итеп күрсәтү бу максатка ирешергә ярдәм итәрме? Икеле, әле каршы эффект чыгармаса ярый. Әлеге фикер белән режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә килеште. Аның фикеренчә, бу бөтенләй исламофоб кинофильм. Шуңа да карамастан, әлеге фильм «иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулады. Бүләкне тапшырган жюри әгъзасы, танылган Иран режиссеры тамашачыларга татар, инглиз, фарсы һәм әзәрбайҗан телләрендә «мин сезне яратам» дип мөрәҗәгать итте.

Татар мультфильмнары һәм ислам «тавышы»
Быелгы фестивальнең үзенчәлеге - Г.Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан шагыйрь әсәрләре буенча төшерелгән күпсанлы анимация фильмнарының катнашуы. Алар өчен «Татармультфильм» студиясе VII мөселман киносы фестивале дипломнары белән бүләкләнде. Мәскәү драматургы Роза Хөснетдинова сүзләренчә, әлеге фильмнарның фестивальдә катнашуы татар милли анимациясенең үсешенә зур этәргеч бирәчәк.
Ә менә фестивальдә Татарстан фильмнарының аз тәкъдим ителүе күпләрне борчыды. Конкурс программасында катнашкан бердәнбер фильм «Вдохновленный Тукаем» композитор Рөстәм Абязов турында. Бүләкләргә лаек булмаган документаль картинаның режиссеры Николай Морозов Татарстан киносының түбән дәрәҗәдә булуына канәгатьсезлек белдерде. Аның сүзләренчә, киноның үсеш ала алмавы киночыларга хөкүмәтебезнең уңайлы шартлар тудырмавы, вакыт һәм финанслау бирмәве белән бәйле.
Казан фестиваленең елдан-ел мөселманлык ролен югалтуын, аның тәэсире кимүен һәркем сизә. Чит ил кунакларыннан, мөселман исеме кирәкми, дигән фикерләр дә ишетелде. Ә бит мөселман фестиваленең роле, идеясе зур һәм шактый әһәмиятле. Сүз уңаеннан, ябылу тантанасында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратниковадан башка Татарстанның рәсми затлары күренмәде. Хәтта фестивальнең президенты Равил хәзрәт Гайнетдин дә тантананы тамаша кылмады. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, Римма Ратникова чыгыш ясаучылар арасында фестивальнең мөселманлыкка нигезләнүе турында искә алган бердәнбер кеше булды. Ләкин быелгы кинофорумдагы кебек программа һәм кунаклар белән Казан фестиваленең үз максатына ирешүе, ягъни әхлак нигезләрен пропагандалавы, ислам «тавышы»н ишеттерүе бик шикле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading