16+

«Йолдызлык»ның сайлап алу турында 21 меңнән артык талантлы бала көч сынашты

«Созвездие - Йолдызлык» XVII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Иң яхшы чыгышларны 14 апрель УНИКС концертлар залы, 22 апрель «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә күреп булачак.

«Йолдызлык»ның сайлап алу турында 21 меңнән артык талантлы бала көч сынашты

«Созвездие - Йолдызлык» XVII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Иң яхшы чыгышларны 14 апрель УНИКС концертлар залы, 22 апрель «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә күреп булачак.


1 февраль - 31 март аралыгында Казан, Баулы, Буа, Норлат, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә, Актаныш, Әтнә, Балык Бистәсе районнарында 21 меңнән артык бала җыр, бию, нәфис сүз буенча көч сынашты. Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. «Созвездие - Йолдызлык»ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов: "Фестивальнең суперфинал өлешендә балаларны бәяләүче жюри әгъзәләрен кызганам",- ди. Аларга бу юлы көненә 300ләп номерны карап бәяләргә туры киләчәк.

-«Созвездие - Йолдызлык» Татарстан өчен язның иң күркәм вакыйгаларының берсе. Сәләтле балалар кечкенәдән үзләрен күрсәтә ала. Хөкүмәтебез дә аларны югары бәяли. 2006 елдан фестивальнең гран-при иясенә 70 меңлек стипендия тапшырыла. Барлыгы 35 акчалата стипендия каралган. Иң-иңнәре ГИТИС Россия театр сәнгате университетында белем ала. Биредә инде 22 кеше укып чыкты, хәзерге вакытта тагын 26 бала укый, - диде Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Татарстанда калырга теләүчеләр өчен Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ишекләре ачык. Биредә инде 10 кеше академик вокал нигезләренә төшенгән.

«Созвездие - Йолдызлык» өстәмә белем бирүче укытучыларның да дәрәҗәсен күтәрә.

- Сәләтле остаз булмаса, сәләтле балалар булмас иде. "Йолдызлык" өстәмә белем бирү юнәлешендәге иң яхшы проект. Шуңа да җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны грантлар һәм стипендияләр белән бәялибез. "Балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы укутучы" дигән 30 меңлек 50 грант бүләк итәбез, - диде Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

Быел фестиваль хәрәкәтендә катнашучы балалар бакчалары да арткан.

- "Йолдызлыкта" катнашучы балаларга сокланып туя алмыйм, алар мине гел шаккатыра. Хәзер фестивальнең сыйфаты да яхшырды. Балык Бистәсе районын гына алыйк, ун ел элек аларның чыгышын күз яшьләрсез карап булмый иде. Ә быел без анда беренче тапкыр йолдызлыкның зона этабын оештырдык. Фестиваль өр-яңа район мәдәният йортында үтте. Балаларның чыгышын бәяләү бик авыр. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Сабыйлар сәхнәгә бәхетле булып чыгарга тиеш, - диде Россиянең халык артисты, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина.

Лариса Сулима белдергәнчә, хәзер һәр район җитәкчесе "Йолдызлык"та үз балаларын күрсәтергә тырыша.

- Район җитәкчеләре фестивальгә костюмнарны 10 миллион сумнан да кимрәккә тектерми. Ә зона этабын үзендә оештыру өчен районнар арасында чып-чын ярыш бара, - ди ул.
Республика бюджетына килгәндә - фестиваль 80 миллион сумга төшә. Дмитрий Туманов белдерүенчә, бу бер дә зур сан түгел.

- Сер түгел, ГИТИСларда белем алган республика яшьләренә бүген чит илдә күпкә керемлерәк эш урыннары тәкъдим итәләр. Казанда бит аларның мөмкинлекләрен тормышка ашырыр җае да юк. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр музыка театрын төзекләндерү өчен 150 миллион сум акча бүлеп бирде. Бу сәләтле яшьләргә республикада иҗат итәргә бер этәргеч булачак, - ди Дмитрий Туманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading