16+

“Йолдызлык” булса, Казан Бродвейның борынына чиртәчәк

Бу көннәрдә Республиканың сәләтле яшьләре арасында иң якты, иң популяр "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу этабы бара.

“Йолдызлык” булса, Казан Бродвейның борынына чиртәчәк

Бу көннәрдә Республиканың сәләтле яшьләре арасында иң якты, иң популяр "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу этабы бара.

Ел саен фестиваль мәктәбен 70 меңгә якын бала үтә. Ә "Пирамида" күңел ачу комплексында барган суперфиналында 4,5 мең бала катнаша.
- Узган ел фестивальнең юбилеен үткәрдек, хәзер ул яңа сулыштан эшли башлаячак. Моннан 15 ел элек яшь сәләтләрне үстерү өчен шартлар юк иде. "Йолдызлык" аларга мөмкинлек ачты. Мин монда үз күзләрем белән авыл балаларының Казан сәхнәсен яулаганын күрдем. Фестиваль республикакүләм генә түгел, ә бөтен Россия буенча таралачагына шигем юк, - диде Россиянең Дәүләт Думасы физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев. Ул фестиваль башлангычында торган кешеләрнең берсе.

"Йолдызлык" эшчәнлегендә шактый үзгәрешләр көтелә. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, быел фестивальдә катнашучылар өчен бүлеп бирелгән стипендия саны 17 дән 35кә кадәр артачак.



- Илкүләм авыр вакытта да без бу эшне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарып чыга алдык. Фестивальнең быелгы Гран-при иясенә 70 мең сумлык премия каралган. Шулай ук 20-30-40 меңлек премияләр дә тапшырыла, - диде ул.

Хәзер балаларны әзерләүче педагогларга да игътибар зур. Иң нәтиҗәле эшләүчеләргә Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. Фестивальнең иң якты йолдызлары Россия театр сәнгате институтында (ГИТИС) белем алуын да онытмыйк. Анда инде 22 бала белем тупларга өлгергән, хәзерге вакытта 26 кеше укый.

- Балалар безгә бик зур шатлык китерә, ләкин "Йолдызлык" өчен тырышкан укытучыларны, тәрбиячеләрне дә онытырга ярамый. Өстәмә белем бирү юнәлешендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 17 мең. Быел без Татарстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан 15 млн сумлык грант булдырдык. Шул акчалардан җиңүчеләрне әзерләгән педагогларга, методистларга ярдәм итәчәкбез, - диде Татарстанның Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима.

Дөрес, кайбер акча мәсьәләсен хәзер "Йолдызлык"ның инвесторы "Татнефть» ширкәте дә чишәргә ярдәм итәчәк. Кырымга булган юл чыгымнарын да, ГИТИСта республика студентларының туклану мәсьәләсен дә ул кайгырта.



Дистә елдан артык тарихлы фестиваль үз йорты хакында хыяллана.
- Хәзерге вакытта иң төп проблема безнең үз залыбыз булмау. Шул сәбәпле безнең "Йолдызлык"ны тотып торучылар чит җирләргә китә. Мәсьәлән, ирле-хатынлы Гөлнора һәм Рузиль Гатин Италия белән контракт төзеп шунда күченделәр. Казанда мөмкинлек булмаганга, Мәскәүгә күченүчеләр дә күп. Безгә яшьләр сарае кирәк. Шул очракта мәдәният өлкәсендә иң танылган шәхесләр Бродвейга түгел, ә Казанга киләчәк, - диде "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading