16+

«Зөләйха күзләрен ача» китабының 20 телдәге тышлыклары күргәзмәсе ачылды

Уфада Ә.-З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Гүзәл Яхина язган “Зөләйха күзләрен ача” китабының дөньядагы берничә телгә тәрҗемәдә басылган тышлыклары күргәзмәсе ачылды.

Бу турыда “Башинформ”га сылтама белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Рус, татар, кытай, фин, литва, чех, украин, хорват, француз, венгр, немец, итальян, болгар, румын, серб һәм башка телләрдә басылып чыккан китапның төрле тышлыклары тупланган галерея залның бизәгенә әверелде, дип хәбәр итә агентлык.

Гүзәл Яхина сүзләре буенча, Хорватия һәм Швециядә яшәүчеләр китапны ел башында күрә алачак. Китапның титул битләре әзер, Милли китапханәгә тапшырылган.

Быел әлеге роман  төрек, македон, словак, үзбәк, иврит, инглиз, испан һәм япон телләрендә дөнья күрәчәк, дигән язучы.
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading