16+

Зарың булса, «Халык контроле»нә яз!

Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә казанлыларның шәһәр хакимиятенә төрле элемтә каналлары, шул исәптән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгатьләре шәһәрне тагын да яхшыртуга файда итә диде.

Зарың булса, «Халык контроле»нә яз!

Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә казанлыларның шәһәр хакимиятенә төрле элемтә каналлары, шул исәптән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгатьләре шәһәрне тагын да яхшыртуга файда итә диде.

Шәһәр башкарма комитеты аппаратының контроль һәм ришвәтчелеккә каршы эшләр идарәсе җитәкчесе Елена Тощева чыгышында әйтелгәнчә, узган ел казанлылардан “Халык контроле”нә 22 мең мөрәҗәгать кергән, шуның 73,3 проценты чишелеш тапкан.

– Хәбәрләрнең иң күбесе тышкы төзекләндерү, юлларны ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләренә кагылышлы, – диде Елена Тощева.
Узган ел иң күп мөрәҗәгатьләр Вахитов һәм Идел буе районнарына карата кергән, алар чишелеш буенча да әйдаман. Киров һәм Мәскәү районнары казанлылардан кергән мөрәҗәгатьләрне 76 процентка, ә торак-коммуналь хуҗалык комитеты 95 процентка хәл иткән. Транспорт һәм тышкы төзекләндерү комитетлары, Авиатөзелеш белән Яңа Савин районнары хакимиятләре мөрәҗәгатьләрне тиз арада хәл итеп, үрнәк күрсәткәннәр.

Үзенең фикерләре белән уртаклашканда мэр Илсур Метшин казанлылардан кергән мөрәҗәгатьләрнең 73 проценты чишелеш тапканлыгын “яхшы күрсәткеч” дип бәяләде.

– “Открытая Казань” буенча елына 300 мең, ә башка каналлар аша 40 мең мөрәҗәгать керә. Хакимият тарафыннан җавап күреп, тагын да күбрәк гражданнар хәбәр яза. Без аларны хуплыйбыз, мөрәҗәгатьләр эшчәнлегебез юнәлешен билгели, – диде мэр Илсур Метшин. – Ләкин, республика һәм шәһәр программаларыннан башка әлеге мөрәҗәгатьләрне гамәлгә ашырып булмас иде.

Мэр Илсур Метшин ишегалларын төзекләндерү буенча программаны мисал итеп китерде. Казанда ишегалларын төзекләндерүгә булышлыклары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Шәһәр башлыгы бистә юлларын, торак фондны, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне, хастаханәләрне капиталь төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылганлыгын телгә алды, бу юнәлешләрдә эшләр дәвам итәчәген әйтте.


Фото: sntat.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading