16+

Йорт салучыларга 1 мартка кадәр ашыгырга кирәк

Йорт сала башлаган, торагын милек итеп теркәргә өлгермәгән кешеләргә белгечләр ашыгырга киңәш итә. Быелның 1 мартыннан “дача амнистиясе” бетереләчәк. Татарстанның “БТИ” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лена Хәмзина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта тулырак сөйләде.

Йорт сала башлаган, торагын милек итеп теркәргә өлгермәгән кешеләргә белгечләр ашыгырга киңәш итә. Быелның 1 мартыннан “дача амнистиясе” бетереләчәк. Татарстанның “БТИ” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лена Хәмзина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта тулырак сөйләде.

– Кайбер күчемсез милек объектларын гадиләштерелгән формада теркәүне “бакча амнистиясе” дип йөртәләр. Ул 2006 елда Россия Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә кергән иде. Шул вакыттан бирле кешеләр төзелеш объектларын, җир кишәрлекләрен ташламалы рәвештә теркәп килделәр, – ди Лена Хәмзина.

Закон нигезендә кешеләр гараж, бакчалардагы һәм шәхси йортларны гадиләштерелгән ысул белән үз милке итеп рәсмиләштерәләр иде. Бакча кишәрлекләрен бушлай хосусыйлаштыру хокукыннан да күпләр теләп файдаланды. Дөрес, җир кишәрлекләренә килгәндә, “бакча амнистиясе” әле 2020 елның 31нче декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Ә менә кайбер күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен вакыт аз калып бара. Аеруча, йорт сала башлаган кешеләргә ашыгырга кирәк. “Тиздән салынып бетәчәк йортына газ җибәрергә җыенган кешеләргә йортның теркәлгән булуы мөһим. Хәзер моны гадиләштерелгән ысул белән башкарып була. Ә 2018 елның 1 мартыннан соң, “дача амнистия”се бетерелгәч, йортны милек итеп теркәү өчен торакны куллануга тапшыру белешмәсе, башка өстәмә документлар таләп ителәчәк. Милекне теркәү зур проблема булмас анысы, шулай да озаграк вакытны алачак. Йортны файдалануга тапшырганда махсус комиссия төзү таләп ителәчәк,” – ди Лена Хәмзина.

Хәзер бакчадагы җәйге йортларны, гаражлар, ишегалларын 2001 елга кадәр бирелгән теләсә нинди документ нигезендә теркәргә була. Бу бакчачылык әгъзасы билеты, башка белешмә дә булырга мөмкин. Росреестрның Татарстан идарәсе документларны электрон формада да тапшыру мөмкинлеге булдырган. Моның өчен электрон имза, җир өчен документлар, ышанычнамә кәгазе кирәк булачак. “Электрон формада тапшырылган гаризалар күпкә тизрәк карала”, ди белгечләр.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading