Яңа елдан Татарстан ветеринария хезмәтендә 48 мобиль ветеринария пункты ия барлыкка киләчәк. Алар стационар участок ветеринария пунктлары булмаган авылларда йорт хайваннарына хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Тататарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев хәбәр иткән.
– Республика тендерында «АвтоТрейд» ширкәте компаниясе җиңеп чыкты. Күчмә ветеринария пунктлары тиздән кайтып җитәр дип өметләнәм. Алар тагылмалы «УАЗ-буханка» автомобильләре булачак. Мобиль бригадалар үзәктән еракта урнашкан зур булмаган торак пунктларга хезмәт күрсәтәчәк», – ди Айрат Гәрәев.
Республиканың барлык муниципаль районнарына, республика ветеринария станциясенә, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре ветеринария берләшмәләренә шундый 48 автомобиль озатылачак. Тиешле җиһазлар урнаштырылган бер мобиль пунктның бәясе 2 миллион сум тирәсе.
Комментарийлар