16+

Яшьләрне ришвәтчелек «микробы»ннан сакларга кирәк

Татарстанда 30 апрельгә кадәр 956 муниципаль берәмлектән 7986 депутат үзләренең керемнәре турында декларация тапшырырга тиеш. Хата җибәрсәләр – эшләре харап.

Татарстанда 30 апрельгә кадәр 956 муниципаль берәмлектән 7986 депутат үзләренең керемнәре турында декларация тапшырырга тиеш. Хата җибәрсәләр – эшләре харап.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә искәртелде бу хакта.
– Дөрес декларация бирмәгәннәре өчен, вице-премьер, берничә министрлык һәм ведомство җитәкчесе дисциплинар җавапка тартылды, – диде Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең сектор мөдире Салават Рәхимов.

Узган ел, ришвәтчелек белән бәйле гамәлләре өчен, 370 муниципаль хезмәткәргә административ җавап тотарга туры килгән.
– Хәлләр штраф белән генә чикләнми. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы саннарына нигезләнеп әйтсәк, 70 муниципаль хезмәткәргә карата җинаять эше үк кузгатылды, шуларның 25е җирле үзидарә рәисләре, – диде Салават Рәхимов.
Ришвәтчелеккә бәйле закон бозуларга килгәндә, Актаныш районында 2015 елда 7 очрак теркәлсә, узган ел инде – 47. Ютазы районында 13 очрактан 24кә, Түбән Кама районында 40 очрактан 81гә күтәрелгән. Апас районында ришвәтчелеккә бәйле закон бозулар 2015 елда 44 очрак фаш ителгән булса, узган ел әлеге сан 10 гына. Чистай районында да 26 очрактан 7гә калган.

Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Эльвира Юрасова әйткәнчә, республикада үткәрелгән сораштыруларда ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләрен, ВУЗ укытучыларын «ришвәтчеләр» дип тамгалаучылар саны шактый кимегән.
– «Халык контроле»нә 70 мең мөрәҗәгать алынды, шуның 111е ришвәтчелекне фаш иткән хәбәр иде. Кешеләр «Халык контроле»нә тагын да активрак мөрәҗәгать итсеннәр, – диде Эльвира Юрасова.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш, гражданнарның тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы комиссиясе әгъзасы Артур Мустаев, җәмәгать оешмалары һәм җәмәгать активистлары белән берлектә, Иҗтимагый палатаның да ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәрүен сөйләде. Иҗтимагый палата һәр айның соңгы чәршәмбесендә ришвәтчелеккә кагылышлы хәбәрләр белән килүчеләрне кабул итә.
Узган ел үткәрелгән социологик сораштыруларда катнашкан яшьләрнең 63,7 проценты «мин ришвәт бирер идем» дип язган.
– Яшьләрне ришвәтчелек галәмәтләреннән саклау максатларында, төрле акцияләр оештырабыз. Беренче курслар студентларына хокукый темага лекцияләр укылды, – диде Татарстанның Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгының бүлек мөдире Владислав Усанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading