16+

Яшелчә дә, сөт тә сатачаклар

Казанда җәй көне авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен сигез мәйданчык эшлиячәк, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Фермерлар продуктларын әлеге мәйданчыкларда сата алачак.

Казан муниципалитеты эшмәкәрләргә сезонлы сәүдә өчен 335 урын тәкъдим итәчәк. Рәтләрдә гадәттәгечә, яшелчә, җиләк-җимешләр, туңдырма һәм эчемлекләр генә түгел, сөт продуктлары, үсентеләр дә сатачаклар. Шулай ук спорт кирәк-яракларын арендага бирү, фотографиягә төшерү, фото ясау кебек хезмәтләр дә күрсәтелер дип көтелә. Сезонлы сәүдә эшен дөрес итеп оештыра алу урам сәүдә урыннарын тәртипкә салырга булыша. Җәйге урам сәүдәсенә урыннар аукционнарда булдырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading