16+

Яллар көтә безне

23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Шул рәвешле, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 23, 24 һәм 25 февраль ял көннәре булачак. Шул ук вакытта 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара, – диелә хәбәрдә.
Ике атнадан соң республикада яшәүчеләрне Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын рәттән дүрт көн ял көтә. Ягъни 8, 9, 10 һәм 11 мартта ял итәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading