16+

Яхшы вузга керәм дисәң, ГТО тапшырырга кирәк

ГТО балаларның физик сәламәтлеген генә арттырып калмый, югары уку йортына да керергә ярдәм итә.

ГТО балаларның физик сәламәтлеген генә арттырып калмый, югары уку йортына да керергә ярдәм итә.

Нормативлар тапшырган абитуриентлар, спорт белән дус булмаучылардан бер башка өстенрәк. Чөнки укырга кергәндә вуз абитуриентка ГТО тапшырган өчен өстәмә баллар бирә ала.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, һәр уку йорты баллар системасын үзе билгели. Әйтик, Казан (Идел буе) федераль университеты белән Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университеты (КАИ) – 1әр балл, ә Тимирясов исемендәге Казан инновация институты – 6 балл бирергә мөмкин.

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты исә «көмеш медаль»гә – 3, «алтын»га – 4 балл бирә.  

Иң күп балл Идарә университеты (ТИСБИ)да алырга мөмкин, монда БДИ күрсәткечләренә тагын 8 балл өстәлә.

Фото: shkolala.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading