16+

“Яңарыш” республика фонды рәсем һәм иншалар бәйгесен уздыра

Быел тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнгән "Яңарыш" республика фонды оешуга биш ел тула. Шул уңайдан Татарстанда Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республика рәсем һәм иншалар бәйгесе уздырыла. Эшләрне кабул итү этабы гыйнвар аенда башланып, 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Рәсемнәр бәйгесендә җиде яшь һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша...

Быел тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнгән "Яңарыш" республика фонды оешуга биш ел тула. Шул уңайдан Татарстанда Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республика рәсем һәм иншалар бәйгесе уздырыла. Эшләрне кабул итү этабы гыйнвар аенда башланып, 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Рәсемнәр бәйгесендә җиде яшь һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша...

Быел тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнгән "Яңарыш" республика фонды оешуга биш ел тула. Шул уңайдан Татарстанда Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республика рәсем һәм иншалар бәйгесе уздырыла. Эшләрне кабул итү этабы гыйнвар аенда башланып, 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Рәсемнәр бәйгесендә җиде яшь һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша ала. Җиңүчеләр 1-4 сыйныф, 5-9 сыйныф, 10-11 сыйныф һәм урта профессиональ уку йортлары укучылары арасында билгеләнәчәк. Иншалар бәйгесе 7-11 сыйныф укучылары өчен. Җиңүчеләрне 7-9 һәм 10-11 нче сыйныфлар арасында билгелиләр.

- Рәсемнәр бәйгесе гыйнвар аеннан ук башланды, без инде шактый эш кабул иттек. Иншалар исә азрак, чөнки февраль аенда гына башладык. Рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясаганда, баланың сәнгать мәктәбендә уку-укымавын да исәпкә алачакбыз, андыйлар арасында аерым нәтиҗәләр ясалачак, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гиниятуллина.

Моннан кала ул иншаларның теләсә-нинди телдә языла алуын һәм күләменең А4 форматындагы ике биттән дә артмаска тиешлеген әйтеп узды. Бәйгенең нигезләмәсе белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Бүләк фондына килгәндә, җиңүчеләрне телефон, электрон уку китабы һәм башка шундый заманча техника көтә. Алай гына да түгел, алар Татарстанның беернче Преизденты, Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән бергә фотога төшеп, аның кулыннан автографлы китаплар да алачаклар. Жюри әгъзалары - педагоглар, танылган рәссамнар. Шулай ук җәйгә таба конкурста катнашучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештыру да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading