16+

Владимир Вавилов хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды

Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавилов Казанда беренче хоспис төзегән өчен хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды.

Шул хактагы указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Моңа кадәр Казан хосписы Россия Президенты грантлары бәйгесендә 2,9 миллион сум откан иде. Әлеге акчалар Татарстанның якын-тирә районнарында яшәүче авыру балаларга кирәк-яраклар алуга тотылачак.

Хәйрия өлкәсендәге Дәүләт премиясе, хокук яклау эшчәнлеге өлкәсендәге Дәүләт премиясе кебек үк, 2015 елда гамәлгә куелды. Аның күләме 2,5 миллион сум тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading