16+

Вьетнамлылар безнең порошокларны, кытайлылар безнең сабыннарны үз иткән

Вьетнамның башкаласы Ханой шәһәрендә «EXPO-RUSSIA VIETNAM 2017» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе һәм Россия–Вьетнам бизнес-форумы булып узды. Россиянең 23 төбәге арасында безнең республикадан бары «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте генә үзе җитештергән товарны тәкъдим иткән иде.

Вьетнамның башкаласы Ханой шәһәрендә «EXPO-RUSSIA VIETNAM 2017» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе һәм Россия–Вьетнам бизнес-форумы булып узды. Россиянең 23 төбәге арасында безнең республикадан бары «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте генә үзе җитештергән товарны тәкъдим иткән иде.

«Заводъ Братьевъ Крестовниковыхъ» легендар бренды белән җитештерелгән көнкүреш химия товарлары, башка продуктлар кунакларны үзенә шунда ук җәлеп иткән.
«Нәфис Косметикс» җәмгыятенең сәүдә эшләре буенча директоры Динә Лаврикова әйтүенчә, күп кенә Вьетнам компанияләре алар белән эшләргә теләк белдергән. Порошокларның, савыт-саба юу чараларының үрнәкләрен, сыйфатын җентекләп өйрәнгәннән соң, Вьетнамның иң зур дистрибьюторларының берсе «Нәфис Косметикс» белән килешү имзаларга җыена.

Әле былтыр гына Казан предприятиесе Кытайдагы ике зур компания белән килешү төзегән иде. Чит ил базарын тикшереп анализлаганнан соң, классик брендларга ихтыяҗ барлыгы ачыкланган. Баксаң, Пекин, Гонконг кебек зур шәһәрләрдә, әйберне сатып алганда, иң беренче чиратта аның сыйфатына игътибар бирәләр, үзләрендә җитештерелгән товарга караганда, импорттан кергәнне сайлаучылар күбрәк икән. Кыскасы, безнең сабыннарны Кытайда да үз иткәннәр иде. Беренче партия товар – 30 тонна продукция – Кытайга февраль азагында озатылачак.

– Безнең товарлар Америка, Европа, Австралия илләрендә дә тарала. Чит илләр белән хезмәттәшлек халыкара сәүдә базарында үзебезнең төгәл юнәлешебезне, ныклы урыныбызны билгеләргә ярдәм итәчәк, – ди Динә Лаврикова.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading