16+

Велосипедта йолдызлар күзәтеп

"Мавыктыргыч Казан" веломаршруты проекты15 миллион сум күләмендә федераль грант откан иде. Әлеге грант нигезендә Казанда "Йолдызлы велотөн» узачак. Бу чара инде икенче ел уздырыла.

"Мавыктыргыч Казан" веломаршруты проекты15 миллион сум күләмендә федераль грант откан иде. Әлеге грант нигезендә Казанда "Йолдызлы велотөн» узачак. Бу чара инде икенче ел уздырыла.

Былтыр велотөндә 3 меңләп кеше катнашкан булган. Бу юлы да теләүчеләр 31 майга каршы төндә шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап үтә алачак. Маршрутның озынлыгы - 35 чакрым.

Туристларны җәлеп итәр өчен, казанлыларның ялын мавыктыргыч оештыру максатында нинди генә акцияләр оештырылмый башкалада. Сүз уңаеннан, Казан 2015 елгы җәйге сәяхәтләр өчен Россиядә иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading