16+

Вак акчаларны алыштыру буенча махсус акция башланды

Татарстанның Милли банкы, вак тимер акчаларны кулланышка кертү өчен, махсус акция игълан иткән, дип яза kommersant.ru.

Татарстанның Милли банкы, вак тимер акчаларны кулланышка кертү өчен, махсус акция игълан иткән, дип яза kommersant.ru.

Вак акчалар, гадәттә, копилкага җыелып бара. Һәр кешедә уртача 441 данә акча яки бер килограмм тимер акча җыелган булырга тиеш, дип хәбәр итә Милли банк. Акча әйләнештә күбрәк булган саен, аның төгәл исәбен алу җайлырак. Шул уңайдан Милли банк “кайнар линия” ачкан.

Халык анда шалтыратып, вак акчаны куллану мөмкинлеге яки аны алыштыру турындагы сорауларын бирә ала. Шалтыратулар һәр эш көнендә 8 (843) 235-04-83 телефоны аша кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading