16+

УНИКС «Астана»га җиңелә язган

Узган атнада Казанның УНИКС баскетбол командасы быелгы сезонның соңгы уеннарының берсендә Казахстанның «Астана»сы белән очрашты.

Узган атнада Казанның УНИКС баскетбол командасы быелгы сезонның соңгы уеннарының берсендә Казахстанның «Астана»сы белән очрашты.

 Моңарчы көндәшләр узган ел 17 декабрьдә көч сынашканнар иде. 90:75 исәбенә җиңүенә карамастан, Казан командасына әлеге җиңү бик авыр бирелде. Уенның өч өлеше дә Казахстан баскетболчылары файдасына тәмамланды. Берара «Астана» УНИКСны 19 очкога узып киткән иде. Бары тик соңгы өлештә генә казанлылар, инициативаны алып, очколар бизмәнен үз файдаларына аудара алдылар. УНИКСның баш тренеры Дмитрий Прифтис уенчыларын уенның икенче өлеше белән котлаган, ә беренче өлеше безнең өчен сабак дип белдергән. Ул бу хәлне команданың Европа Кубогы өчен көрәштән төшеп калу нәтиҗәсе белән аңлаткан.

Киләсе турда УНИКС Красноярскиның «Енисей» командасы белән очрашачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading