16+

Түрәләрнең байлыгын Президент үзе тикшерәчәк

Республика түрәләре һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы декларацияләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылачак, ул аларны шәхсән үзе караячак.

Республика түрәләре һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы декларацияләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылачак, ул аларны шәхсән үзе караячак.

Җәмгысе 30 меңгә якын декларация җентекләп тикшереләчәк. Президентның матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итүенчә, декларацияләрне тапшыру ике этапта бара: 1 апрельгә кадәр беренче категория дәүләт хезмәткәрләре – Дәүләт Советы депутатлары, 30 апрельгә хәтле калган дәүләт хезмәткәрләре хисап тотарга тиеш.

Ришвәтчелекне профилактикалау максатыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә керемнәре турында декларация бирү зарури. Узган елны, ришвәтчелеккә каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү максатыннан, берничә закон кабул ителде. Аларны контрольдә тотуны Президент үз кулына ала.

Сүз 7986 дәүләт хезмәткәре һәм аларның тормыш иптәшләре, балигъ булмаган балалары (20 меңнән артык кеше) турында бара. 2017 елда республикада декларацияләрне анализлый торган махсус комиссия барлыкка килде.

Казан, Чаллы, Чистай, Тукай районнары түрәләре керемнәре тикшерелгән. Анализ барышында керем турында дөрес һәм тулы булмаган белешмәләр булуы ачыкланган.
– Чаллыда биш депутатның декларациясендә кимчелекләр күзәтелгән. Өчесендә зур булмаган кимчелекләр – адрес дөрес күрсәтелмәгән һәм башка шундый хаталар. Ике кешенекендә шик туды, аларны тикшерү буенча тәкъдимнәр Президент адресына тапшырылды. Документлары тәртиптә булган кешеләргә борчылырга урын юк, проблемасы булганнарга борчылу урынлы, – дип, җитди кагыйдә бозу очрагы булса, депутатларның мандатсыз да калырга мөмкинлеген әйтте Лилия Галимова.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading