16+

Торак-коммуналь хезмәтләр буенча белем бирүгә быелдан ныклап тотыналар

Надан һәм хәбәрдарсыз кешене алдау ансат. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә моны бик нигезләп дәлилләделәр.

Торак-коммуналь хезмәтләр буенча белем бирүгә быелдан ныклап тотыналар

Надан һәм хәбәрдарсыз кешене алдау ансат. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә моны бик нигезләп дәлилләделәр.

– Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә кагылышлы законнар һәм нормативлар үзгәреп тора. Гражданнарның законнарны өйрәнүе зарур, бездә әле халыкның юридик белеме түбән, – диде Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Быел республикада “Мой дом” дигән мобиль кушымта эшләтеп җибәреләчәк. Сәрия Сабурская әйткәнчә, кешеләр үзләренең кәрәзле телефоннарыннан торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы яңалыклар белән таныша, түләүләрне контрольдә тота, гариза яки мөрәҗәгать тапшыра алачак. “Мой дом” мобиль кушымтасын әзер булгач, бу турыда халыкка игълан ителәчәк.

– Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталындагы “Халык контроле” (“Народный контроль”) адресына узган ел торак-коммуналь тармакка кагылышлы 5037 мөрәҗәгать керде, шуның 94 проценты гражданнар файдасына чишелеш тапты. "Халык контроле”н актив файдаланырга кирәк, – дип киңәш итте Сәрия Сабурская.

“Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагында җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов та Сәрия Сабурская фикерен куәтләде.

– Интернет аша курслар оештырабыз. Җәмәгать торак инспекторлары туплый башладык. Югары уку йортлары студентларына лекцияләр укыйбыз. Мәктәпләрдә дә “Торак-коммуналь белем” дәресләре үткәрергә ниятлибез. Май аенда “Күршеләр” (“Соседи”) мәдәни-пропаганда чаралары уздырылачак, – диде Дмитрий Романов.

“Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагында җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” идарәсе рәисе Михаил Застела “булмый” дип кул селтәмәскә чакырды.

Россия Федерациясе Торак кодексына 2017 елның 31 декабрендә кабул ителгән 485нче Федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелгән. Сәрия Сабурская таныштырганча, үзгәрешләр торак фонд белән идарә итүгә кагыла. Идарәче компанияләргә лицензия биш елга бирелә. Бу вакыт тәмамлангач, идарәче компания эш башкарырга сәләтле икәнлеген янә дәлилләргә тиеш. Әгәр идарәче компания күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган ялгышлар җибәрсә, аның лицензиясе гамәлдән чыгарыла. Идарәче компания лицензия алып та, карамагында 6 ай дәвамында бер йорт та булмаса, аның лицензиясе вәкаләте бетерелә.

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә канәгатьсезлек яки исәп-хисап кәгазендәге түләүләр бәяләренә шик туа икән, ул очракта Казанның Лабочевский урамындагы 10в йортына урнашкан җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 236-29-97. Элемтә дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә гамәлдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading