16+

Төнге юлларда «шакмак» санама

Казанның шәһәр эче һәм бистәләр урамнары юлларындагы чокыр-чакырларны төзәтү башланды. Бу эшләрне башкару өчен 53,7 миллион сум билгеләнгән.

Төнге юлларда «шакмак» санама

Казанның шәһәр эче һәм бистәләр урамнары юлларындагы чокыр-чакырларны төзәтү башланды. Бу эшләрне башкару өчен 53,7 миллион сум билгеләнгән.

Шәһәр башкарма комитеты матбугат хезмәте журналистларга махсус сәфәр оештырды. Беренче тукталыш Бутлеров урамына булды.

– Комиссия шәһәр һәм бистәләр буйлап барлык чокыр-чакырларны барлап чыкты. Иң башта җәмәгать транспорты хәрәкәт итә торган юлларны төзекләндерәбез, – дип каршы алды безне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. – Берничә көн эчендә 4 мең квадрат метр чокыр ямалган. Хәзергә эшләр Бутлеров, Гадел Кутуй, Гагарин, Королев урамнарында һәм Салмачы бистәсендәге Кол Гали белән Үзәк урамнары юлларында алып барыла. Бригадалар башка урамнарга да барып җитәчәк.

Юл чокырларына, гадәти асфальттан аермалы буларак, көчлерәк ябышкаклы асфальт-бетон түшәлә. Чокырдагы тузан өрдерелә ягъни чистартыла, катнашма түшәләчәк шакмак мәйданчык ут ялкыны бөркеп, “уятып” җибәрелә. Ябышу нык булсын өчен асфальт юл битумы эретелә.

– Юл чокырына агызыла торган ябышкак асфальт үзе дә +180 яки +220 градуста. Бу катнашма 30-40 минутта ката, аның өстеннән йөрергә була. Юеш һәм пычрак шакмакка асфальт агызырга ярамый, никадәр генә яхшы асфальт булса да, ул анда озак тормаячак. Юлга шакмак кырдыргач, кайчак, яңгыр явып уза. Андый вакытларда асфальт түшәлми, чокыр алдына кисәтү җайланмалары куела. Транспорт чараларын идарә итүчеләр, аеруча төнлә, игътибарлы һәм сак булсыннар иде, – диде Игорь Куляжев.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading