16+

Әтнә – алдынгы, Балык-Бистәсе – соңгы урында

Нәселле терлек асрый торган алдынгы һәм артта барган хуҗалыклар билгеле булды

Әтнә – алдынгы, Балык-Бистәсе – соңгы урында

Нәселле терлек асрый торган алдынгы һәм артта барган хуҗалыклар билгеле булды

Нәселле терлекләрнең күп өлеше - Татарстанның төньяк районнарына туры килә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.


Министр сүзләренчә, Әтнә районының, барлык сыерлары да нәселле булганга, сөт һәм продуктлык буенча иң алда бара. Монда 100га авыл хуҗалыгы җиренә 1200 центнердан артык сөт җитештерелгән.


Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында шул ук күләмдәге авыл хуҗалыгы җирләрендә 850 центнердан күбрәк сөт савыла.


Моннан тыш, министр артта калган районнар исемлеген дә хәбәр итте. Алар – Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Бөгелмә, Спас һәм Чирмешән районнары. Бу районнарда 100 га җирдә, продуктлык бер сыерга 3-4 мең кг булганда, 73-190 центнер гына сөт алына.
Бүгенгә Татарстанда барлыгы нәселле терлек асрый торган 81 хуҗалык үсештә, дип санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading