16+

Тәмәке тартмаучыларның эш сәгатен 5 сәгатькә киметәләр

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга тәмәке тартмаучы хезмәткәрләрнең эш атнасын 5 сәгатькә киметеп, 35 сәгатькә калдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Россия Хезмәт кодексы нигезләмәсе буенча эш вакыты атнасына 40 сәгатьне тәшкил итә.

Депутат әйтүенчә, Россиянең тәмәке тартучылар аркасындагы югалтулары тулаем төбәк продуктының (ВВП) 3 процентын тәшкил итә икән. Власов фикеренчә, әлеге алым тәмәке тартуны ташлауга стимул булачак.

– Безгә Европа илләренең хезмәт законнары белән бәйле тәҗрибәсен үзләштереп карарга мөмкин. Әлеге илләрдә социаль гарантияләр бирү һәм эш вакытын кыскарту ысулларын оста кулланалар», – ди Власов. – Хәзерге вакытта мин тәмәке тартмаучылар өчен 35 сәгатьлек эш атнасын гамәлгә кертү турында инициатива әзерлим.

Депутат фикеренчә, яңа чара ил икътисадында да, халыкның сәламәтлегендә дә уңай чагылыш табачак.

Ильмир Садриев, 20 елдан артык стажлы тәмәке тартучы:
– Беренчедән, әлеге проект кабул ителмәячәк, бу хакта элек тә ниндидер сүз булган иде инде. Икенчедән, керткән очракта да, тәмәке тартучылар кимер дип уйламыйм. Тарткан кеше барыбер тарта. Ә тарткан кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге тартмаган кешенекеннән кимрәк түгел, киресенчә, артыграк та булырга мөмкин әле. Бөек шәхесләрнең бөтенесе тарткан, Сталин, Фидель Кастроны гына ал, авызларыннан трубка төшмәгән. Мондый бик озын исемлек китерергә мөмкин.

Фото: bloknot.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading