16+

Түбән Кама пенсионерын кое төбеннән тапканнар

Түбән Камада 75 яшьлек пенсионер хатын өеннән чыгып китә һәм югала

Түбән Камада 75 яшьлек пенсионер хатын өеннән чыгып китә һәм югала

. Оныгы сөйләвенчә, ул хәтер югалтудан иза чиккән. Волонтерлар бер атнадан соң пенсионерның үле гәүдәсен ташландык бина янындагы кое төбеннән табып алалар. Ул элек тә йөреп керергә дип чыгып киткәләгән, әмма һәрчак өенә кайта торган булган. Кое янында икона да табыла. Онык иконаның аның әбисенеке булуын әйткән. Тикшеренүчеләр хәзер пенсионер хатынның үлү сәбәпләрен ачыклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading