16+

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы кышны озатты

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы актив яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауны дәвам итә. Кышның соңгы көнендә министрлык хезмәткәрләре һәм министр Адел Вафин үзе Яшел Үзән районында урнашкан "Маяк" спорт комплексы базасында чаңгы шуарга чыктылар. Әлеге чара йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелде. - Яшел Үзән районы башлыгы әлеге чаңгы...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы актив яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауны дәвам итә. Кышның соңгы көнендә министрлык хезмәткәрләре һәм министр Адел Вафин үзе Яшел Үзән районында урнашкан "Маяк" спорт комплексы базасында чаңгы шуарга чыктылар. Әлеге чара йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелде.

- Яшел Үзән районы башлыгы әлеге чаңгы комплексын күрсәткәч, бирегә хезмәткәрләрем белән килү теләге туды. Бу гамәлебез белән халыкка физик активлыкның мөһим икәнлеген күрсәтергә теләдек. Чаңгы шуу, гомумән, спорт белән шөгыльләнү тормыш рәвешенә әверелергә тиеш. Безнең максатыбыз - балаларыбызны спортка өндәү.

Йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәт булсын дисәк, актив булырга кирәк. Диванда ятып, телевизор карап сәламәт булып булмый, бернәрсә дә эшләмичә генә сәламәтләндерә торган дару уйлап табылмады әле, - диде министр.

Ул шулай ук бүген чаңгыда шусалар, яз җиткәч, велосипедларга күчәчәкләрен дә әйтеп узды. Адел Вафин һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләр сәламәт һәм актив тормыш алып баруны үз мисалларында исбатлады. Татарстанның баш табибы биш чакрымга сузылган чаңгы трассасын "эх" дигәндә әйләнеп килде, хезмәткәрләре дә аннан калышмаска тырышты.

- Ардырса да, тәндә рәхәтлек сизәм. Алга таба эшләргә көч тупладым, - дип уртаклашты ул чаңгы шуудан алган хисләре белән.

Финишта чаңгы шуучыларны кайнар чәй һәм пылау белән көтә иделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading