16+

Татарстанның сәламәтлек саклау министры сакал үстерә

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да «Бородабрь» акциясенә кушылды һәм ай дәвамында кырынып йөрүдән баш тартты. Бу хакта министр үзенең «Instagram»дагы битендә хәбәр итә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры сакал үстерә

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да «Бородабрь» акциясенә кушылды һәм ай дәвамында кырынып йөрүдән баш тартты. Бу хакта министр үзенең «Instagram»дагы битендә хәбәр итә.

Газетабызның алдагы саннарында ноябрь аенда республикада «Бородабрь» акциясе башланып китте, дип хәбәр иткән идек инде. Акциядә катнашырга теләгән ир-атлар сакалларын ай дәвамында кырмыйча, үстерергә тиеш. Чараны оештыручыларның максаты – шул рәвешле ир-атларда онкология авыруларын кисәтү.

«Бер айга кырыну турында онытып торабыз. Киләсе атнада урологка консультациягә барырга, PSA өчен анализлар тапшырырга, мәни бизен УЗИга төшерергә җыенам. Бу ирләр сәламәтлеген саклау, авыруларны башлангыч чорында билгеләү өчен мөһим. Яман шеш авыруларын башлангыч чорда билгеләгәндә генә җиңеп була, һәм шул очракта гына курыкмыйча, рак – хөкем карары түгел дип әйтә алабыз.

Үзегезнең якыннарыгызның сәламәтлеген кайгыртыгыз, әтиегезне, ирегезне, абый-энеләрегезне урологка күренергә юллагыз. 45 яшьтән соң даими тикшеренеп тору бигрәк тә мөһим», – дип яза министр Гадел Вафин.

Исегезгә төшерәбез, «Бородабрь» акциясе Татарстанда 7 ноябрьдә башланып китте һәм 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциягә «Рубин» футбол командасы ярымсакчысы Магомед Оздоев, «Прогульщики» төркеме әгъзасе Владимир Жирнов һәм Trespassers мотоклубы вәкиллләре кушылды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading