16+

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды

Татарстан аграрийлары өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта җаваплы да чор башланды. Хәер, башлана дип әйтү бик үк дөрес тә булып бетмәс, чөнки авылларда язгы кыр эшләренә әзерлек көздән үк старт ала.

Татарстан аграрийлары өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта җаваплы да чор башланды. Хәер, башлана дип әйтү бик үк дөрес тә булып бетмәс, чөнки авылларда язгы кыр эшләренә әзерлек көздән үк старт ала.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җиткергән мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта Татарстанның 26 районы уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләренә кереште. Соңгы мәгълүматлар буенча, уҗым культуралары – 50,9 мең гектар мәйданда (бу – планның 10 проценты), күпьеллык үләннәр 18 мең гектар мәйданда (планның 4 проценты) тукландырылган.

Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып республиканың көньяк-көнчыгышындагы районнар кереште. Зәй, Сарман, Азнакай механизаторлары – әнә шундыйлардан.
Азнакайның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов әйтүенчә, районда язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә барган.

– Нигездә, тракторлар төзек, орлык, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, проблемалы хуҗалыклар юк, – ди ул.
Быел да алдынгы механизаторлар өчен район һәм республика күләмендә матди кызыксындыру чаралары каралган.
Катлаулы табигать шартларына карамастан, былтыр Тукай исемендәге хуҗалык һәр гектардан 45,6 центнер уңыш җыеп алган.
– Техника да, югары репродукцияле орлыкларыбыз да әзер. Быел да шундый күрсәткечләргә өметләнәбез, – ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков.
– Авыл хезмәтчәннәре һәр минутны файдаланып калырга тырышалар. Төнлә җир туңдырганда, күпьеллыкларны һәм көзге культураларны тукландыралар.
Яз соң килде дип әйтсәк тә, белгечләр: «Кыр эшләре үз вакытында башланып китте», – дип бәяли.
Шул ук вакытта җитәкчеләр механизаторлар алдында язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау бурычын куя.
– Тиз арада дымны каплатып, чәчеп кую, моның өчен техниканы яхшы сыйфат белән әзерләү бик мөһим, – ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов.
Шулай да авыл хуҗалыгы тармагында бил бөккән, көне-төне җир эшендә булган кешеләр әйтүенчә, быел, иген һәм сөт бәяләре түбән булу сәбәпле, аграрийларга шактый авырга туры киләчәк. Әлмәт районының Бишмунча хуҗалыгы җитәкчесе Минфаяз Илалов сүзләренә караганда, аларга да җиңел түгел.
– Язгы кыр эшләренә чыкмадык әле. Киләсе атналарга планлаштырабыз. Техникалар әзерләнеп бетте диярлек, әмма дөресен генә әйткәндә, быел алдагы елларга караганда да авыррак. Икмәк, сөт бәяләре түбән булгач, авырлыклар шактый зур. Ягулык-майлау материаллары, ашламалар җитми. Нәрсә чәчсәң дә, аптыраган инде. Рапсның бәясе арта, дип, халык аны чәчәргә булган иде дә, ничек булыр менә. Чөнки өченче ел карабодайның бәясе 20 сум булгач, шуны чәчкән идек, былтыр 7 сум гына булды. Оттырдык. Шулай да быел тагын бер кат тәвәккәлләп, рапс чәчеп карамакчы булабыз. Тырышабыз инде үзебезчә, – диде ул безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading