16+

Татарстанның 230 егете Мәскәү Кремлендә Президент полкында хезмәт иткән

Көзге чакырылыш вакытында Татарстаннан 3500ләп егет Ватанны сакларга алыначак. Татарстан егетләренең күпчелеге Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ә Мәскәү Кремлендәге Президент полкында, 2010 елдан башлап исәпләгәндә, республиканың 230 егете хезмәт иткән.

Татарстанның 230 егете Мәскәү Кремлендә Президент полкында хезмәт иткән

Көзге чакырылыш вакытында Татарстаннан 3500ләп егет Ватанны сакларга алыначак. Татарстан егетләренең күпчелеге Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ә Мәскәү Кремлендәге Президент полкында, 2010 елдан башлап исәпләгәндә, республиканың 230 егете хезмәт иткән.

Бу хакта Татарстанның Хәрби җыелу пунктында уздырылган ачык ишекләр көне барышында хәрби комиссар Сергей Погодин җиткерде, дип яза Татар-информ.

«Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучыларның күпчелеге Кара диңгез флоты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, Президент полкында, генераль штабның автомобиль базасында һәм Балтик флотында хезмәт итә», – дип җиткерде хәрби комиссар.

Сергей Погодин сүзләренчә, Мәскәү Кремлендә Президент полкын туплау буенча бурычлар да үтәлеп килә.

«2010 елдан башлап исәпләгәндә, Татарстаннан 230 егет әлеге полкта хәрби бурычын үтәде. Быелның ноябрендә безнең 10 егет Президент полкына алыначак. «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәтне дә телгә алмыйча калырга ярамый. Әлеге хәрәкәт әле узган ел гына оешканлыктан, без аның җимешләрен соңрак татыячакбыз. Шул ук вакытта әлеге хәрәкәт аша үткән 5 егетне быел Хәрби-диңгез флоты һәм Һава-десант гаскәрләренә озатачакбыз», – диде Сергей Погодин.

Аның сүзләренчә, хәрби хезмәткә алынучы һәр кеше теге яки бу гаскәрдә хезмәт итү теләген белдерә ала.

«Беренче чиратта, хәрби-патриотик клублар аша узган, хәрби белгечлек алган, беренче разрядтан ким булмаган спорт әзерлегенә ия хезмәткә чакырылучыларның теләге исәпкә алына. Икенче чиратта, югары белемле егетләрнең теләкләре тыңлана. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә алынучы һәр кеше теге яки бу гаскәрдә хезмәт итү теләген белдерә ала», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдә старт алып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк көзге хәрби чакырылыш вакытында Татарстаннан 3500ләп егет Ватанны сакларга алыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading