16+

Татарстанның 14 балалар лагерен 25 майга кадәр төзекләндереп бетерәчәкләр

Татарстанда 25 майга кадәр 14 балалар лагеренда капиталь ремонт төгәлләнә. Бу хакта журналистларга Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының капиталь ремонт программасын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов җиткерде.

Быел әлеге программага 112 млн сум акча бүленгән.

12 объектта эшләр тулаем төгәлләнгән. Ике лагерь — Казандагы “Пламя” һәм “Молодежный” югары әзерлектә, дип өстәде Фәйзетдинов.

Моннан тыш, быел 40,5 млн сумга алты балалар сәламәтләндерү лагере төзү планлаштырыла. Шулай ук 40 млн сумга бер лагерьга реконструкция үткәрү каралган.

Программа 2014 елдан эшли. Бу вакыт эчендә республикада 406,5 млнга 40 лагерь ремонтланган, 9ы төзелгән һәм 4се реконструкцияләнгән.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading