16+

Татарстанга норовирус керү куркынычы арта

Узган ялларда Арча районының Казанбаш авылы урта мәктәбендә 40ка якын бала, агуланып, хастаханәгә озатылган иде. Балаларның барысының да норовирус йоктырганы билгеле булды.

Узган ялларда Арча районының Казанбаш авылы урта мәктәбендә 40ка якын бала, агуланып, хастаханәгә озатылган иде. Балаларның барысының да норовирус йоктырганы билгеле булды.

Норовирус – ашказаны авырулары китереп чыгара торган микроб. Вирус юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш, ризык аша күчәргә мөмкин, гигиена таләпләрен үтәмәү авыруга сәбәпче булуы бар, шулай ук авыру кеше белән сөйләшкәндә, һава аша да йога.

Авыруның билгеләре: косасы килү, эч китү, хәлсезлек, тән температурасы югары күтәрелү, аппетит булмау, тән сызлау. Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, норовирус балаларга аш бүлмәсендәге пешерүчеләрдән күчкән. Мәктәптә санитария, гигиена кагыйдәләре төгәл үтәлмәгәнлеге ачыкланган. Россия Җинаять-процессуаль кодексының 91нче маддәсе нигезендә, Казанбаш авылы мәктәбенең директоры Айдар Сафиуллин тоткарланган. Директор гаебен таный, әлеге эшне тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер.
Олимпия уеннары бара торган Пхёнчхан шәһәрендә дә норовирус ачыкланган. 7 февральгә алынган мәгълүматлар буенча анда 86 кеше зыян күргән. Норовирус ашарга пешерү блогы хезмәткәрләреннән күчкән дигән версия бар.

14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Ул көннәрдә Татарстанга бик күп туристлар, җанатарлар килер дип көтелә. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе әйтүенчә, кеше күп булган вакытта чит илдән йогышлы авырулар, шулай ук норовирус керү куркынычы арта. Чарада катнашучыларның, республика халкының, кунакларның сәламәтлеген кайгыртып, Татарстанда төп дәүләт санитар табибы «Чемпионатка әзерлек кысаларында контингентны тикшерү һәм иммунитетны күтәрү» турында карар кабул ителгән. Кайбер төр гражданнарга норовируска каршы прививка ясатырга җыеналар.
Шундый ук кисәтү чаралары Универсиадага, Конфедерацияләр Кубогына әзерлек вакытында да уздырылган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading