16+

Татарстанда яшәүче тычкан бизгәге авыруыннан үлә язган

Буада яшәүче 29 яшьлек ир-ат тычкан бизгәге авыруын йоктырган.

Буада яшәүче 29 яшьлек ир-ат тычкан бизгәге авыруын йоктырган.

Ир-егет гаражын сүткәндә, тычкан күпләп оялаган урынга тап булган. Озакламый үзен начар хис итә башлаган. Соңыннан аның тычкан бизгәге авыруын эләктерүе ачыкланган. Әлеге авыру гади салкын тию (ОРВИ) кебек башланган. Бераздан хәле тәмам начараеп, ир-атны реанимациягә салганнар, соңыннан йогышлы авырулар дәвалау бүлегенә күчергәннәр. Хәзерге көндә ул үзен яхшы хис итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading