16+

Татарстанда тагын бер завод төзеләчәк

Ике елдан соң "Алабуга" махсус икътисади зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзеләчәк. Бүген аның проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Күзәтчелек советында тәкъдим иттеләр. Каралган инвестицияләр күләме 250 миллон долларны тәшкил итә.

Ике елдан соң "Алабуга" махсус икътисади зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзеләчәк. Бүген аның проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Күзәтчелек советында тәкъдим иттеләр. Каралган инвестицияләр күләме 250 миллон долларны тәшкил итә.

"Гемонт Металл" ҖЧҖ табаклы прокат заводын 2020 елның өченче кварталында сафка бастырырга җыена. Комплекс 40 квадрат метр мәйданда урнашачак, беренче этабында елына 770 мең тонна табаклы прокат җитештерү планлаштырыла. Алга таба җитештерү күләме елына 1 миллон 250 мең тоннага кадәр җиткерү көтелә, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Китерелгән мәгълүматлар буенча, биредә 320 кеше эшләчәк.
– Продукция күләме бик зур – аларны кертергә, чыгарырга кирәк. Бу тимер юл өчен яхшы эш. Бездә әлеге проект кызыксыну уята һәм аны тормышка ашырыр өчен зур көч куячабыз, – дип билгеләп узган Рөстәм Миңнеханов.    
"Алабуга" махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр иткәнчә, яңа резидентны участок һәм инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгән. Заводка кадәр тимер юлның яңа тармагы да уздырылачак.
Әзер продукция күп төрле өлкәләрдә кулланылачак: электр техникасы һәм торба үткәргечләр җитештерүдә, автомобильләр төзелешендә, түбә каплау материаллары буларак.  
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин махсус икътисади зоналарның төбәк икътисадын үстерүдә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуда мөһимлеген гел әйтә килде.
– Махсус икътисади зоналар Россия икътисадын үстерү өчен эшләргә тиеш. Аң һәм белемне файдалану нәтиҗәлелегенә юнәлдерелгән бизнес үсешен, икътисадый яңарышларны нәкъ менә шундый проектлар билгели дә инде, – ди Владимир Путин.        

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading