16+

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда видеокүзәтү оештырыла

Россия Президенты сайлаулары вакытында Татарстанның сайлау участокларында 1202 камера урнаштырылачак.

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда видеокүзәтү оештырыла

Россия Президенты сайлаулары вакытында Татарстанның сайлау участокларында 1202 камера урнаштырылачак.

Бу хакта журналистлар вице-премьер – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткергән. 31 муниципаль районда 1202 камера урнаштыру планлаштырыла. Бу 65 территориаль-сайлау комиссиясе һәм 1137 участок сайлау комиссиясе дигән сүз. Калган 1627 участокның видеокүзәтү белән тәэмин ителеше соңрак, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аның кирәклеген раслаганнан соң кабул ителәчәк. Видеокүзәтү федераль акчаларга оештырылачак, дигән министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading