Татарстанда Россия Президентын сайлау өчен әзерләнгән бюллетеньнәрнең 18 мең 45е яраксыз дип табылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Скопировать ссылку

“Тавыш бирү тәмамлану вакытына сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучылар саны 2 млн 919 мең 482 кеше тәшкил иткән. Участок сайлау комиссияләре тарафыннан алынган бюллетеньнар саны - 2 млн 802 мең 989. Вакытыннан алда тавыш бирүчеләргә бер бюллетень да бирелмәгән. Участок сайлау комиссияләре сайлау көнне тавыш бирү бинасында сайлаучыларга 2 млн 155 мең 833 бюллетень биргән. Сайлау көнне сайлау участокларыннан тыш башка урында тавыш бирүчеләргә 104 мең 476 данә бюллетень бирелгән. 542 мең 680 бюллетень гамәлдән чыгарылган. Тавыш бирү өчен күчерелмә әрҗәләрдән 104 мең 450 бюллетень алынган. Тавыш бирү өчен стационар әрҗәләрдән 2 млн 154 мең 215 бюллетень алынган. Яраксыз дип табылган 18 мең 45 бюллетень исәпләнә. 2 млн 240 мең 620 бюллетень дөрес, гамәлгә яраклы булган”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Комментарийлар