16+

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы логотибы расланды

Татарстанның Министрлар Кабинеты 2015 елда республикада билгеләп үтеләчәк Парклар һәм скверлар елы логотибын тәгаенләде. Ул заманча парк рәвешендә сурәтләнгән.

Логотипның арткы фонында ылыслы һәм яфраклы агач төрләре гәүдәләндерелгән. Барлык агач фигуралар да яшел төснең алты төсмерендә чагылдырылган. Алгы планда ак тасма белән булачак паркның инфраструктурасы сурәтләнгән. Элемент буларак паркка төп керү урыны - арка, эскәмияләр, фонарь, фонтан бар. Күктәге кошлар, болыт образы паркларның "яшел зона" булуын ассызыклый. Сөембикә манарасы - Татарстанның милли йөзен, тимераяк һәм велосипед - республиканың динамик үсешен, спорттагы уңышларын тасвирлый, дип аңлата логотипның дизайнерлары.

2015 елда республика парклар һәм скверларны торгызу буенча зур эш алып барачак, шәһәр үзәкләрендә дә яңа "яшел зоналар"да барлыкка киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading