16+

Татарстанда давыл аркасында 25 меңнән артык кеше утсыз калган

Һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, Татарстанда «Буран» планы кертелде. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиткерде. «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте хәбәр итүенчә, Татарстанда 5 муниципаль берәмлектә - Казан шәһәре, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында барлыгы 25 меңнән артык кеше утсыз калган....

Һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, Татарстанда «Буран» планы кертелде. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиткерде.

«Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте хәбәр итүенчә, Татарстанда 5 муниципаль берәмлектә - Казан шәһәре, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында барлыгы 25 меңнән артык кеше утсыз калган. Әлеге вакытта урыннарда махсус төзекләндерү бригадасы хезмәт куя.

Искәртеп китәбез, 2 -3 февраль көннәрендә буран күзәтелә. Кар, бозлы яңгыр явуы һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур. Көньяктан секундына 16-21 метр тизлектә җил исәчәк. 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитә. Күз күреме - 500 метр.

.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading