16+

Татарстанда өч кыз мәче баласын вәхшиләрчә җәберләгән

Чаллыда өч кыз 14нче каттан мәче баласын ыргыткан. Кызларның икесе башлангыч сыйныфта укый, берсе – мәктәпкәчә яшьтә.

Чаллыда өч кыз 14нче каттан мәче баласын ыргыткан. Кызларның икесе башлангыч сыйныфта укый, берсе – мәктәпкәчә яшьтә.

Авыр хәлдә бетон плитәсе өстендә яткан мәчене бер хатын күреп алып, волонтерларга мөрәҗәгать иткән. Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, әлеге мәче беренче катта яшәгән, берәүгә дә начарлыгы тимәгән.

Видеокамера язмасыннан күренгәнчә, кызлар мәчене, көлешә-көлешә, 14нче катка күтәреп менгәннәр, кире төшкәндә, мәче инде алар белән булмаган. Шул йортта яшәүчеләр хайваннарга мәрхәмәтсез мөнәсәбәт факты буенча полициягә мөрәҗәгать итмәкче.

Мәчене ветеринария клиникасына илткәннәр. Хәле авыр. Аның теш казнасы сынган, баш мие селкенгән, бик күп җәрәхәтләр алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading