16+

Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина Паралимпиадада кабат бронза медаль алды

Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпиадада бронза медаль алды. Ул чаңгы узышларында “утырып” чыгыш ясап,  өченче булып килде. 

Зәйнуллина 17 минут 25,4 секунд нәтиҗә күрсәтте. Германия вәкиле Андреа Эскау көмеш медаль иясе булды, ә алтын медальне АКШтан Оксана Мастерс алды.

Зәйнуллинаның, Паралимпиада тәмамланырга ике көн кала алган бронза медале, Уеннарда өченче медале булды. Элек ул 10 км га биатлон узышларында икенче һәм 1,1 км га чаңгы спринты узышларында өченче килгән иде. Аны уңышлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading