16+

Татарстан һәм Казан пенсионерлары V Бөтенроссия IT-чемпионатында катнашачак

Августта Казанда пенсия яшендәге өлкәннәр арасында V Бөтенроссия IT-чемпионатының финал этабы үтә. Шул уңайдан Татарстан һәм Казан пенсионерларын сайлап алу турларында катнашырга чакыралар. Мондый ярышлар өлкән буынны тиз үзгәреп торучы заманча яшәешкә яраклаштыру, аларның яңа мәгълүмати һәм технология мөмкинлекләреннән файдалануларына ирешү максатыннан оештырыла. Ел дәвамында ил буенча сайлап алу турлары...

Августта Казанда пенсия яшендәге өлкәннәр арасында V Бөтенроссия IT-чемпионатының финал этабы үтә. Шул уңайдан Татарстан һәм Казан пенсионерларын сайлап алу турларында катнашырга чакыралар.

Мондый ярышлар өлкән буынны тиз үзгәреп торучы заманча яшәешкә яраклаштыру, аларның яңа мәгълүмати һәм технология мөмкинлекләреннән файдалануларына ирешү максатыннан оештырыла. Ел дәвамында ил буенча сайлап алу турлары уза. Һәм алар һәр төбәктән заманча технологияләрне куллануда иң яхшы пенсионерларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Чемпионат 23-25 август көннәрендә Казан IT-паркында үтәргә тиеш.

3 мартта сәгать 12.00 «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» мәгълүмати системасының «Конкурслар» бүлегендә интернет-турлар өчен биремнәр куелачак. Аны теләге булган һәркем кереп карый ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading