Кичә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. Комиссия әгъзалары бу хакта беркетмәгә кул куйды.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, гомумән, сайлауларда халык актив катнашкан. Тавыш бирү тәмамлану вакытына сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучылар саны 2 миллион 919 мең 482 кеше тәшкил иткән. Ә әзерләнгән бюллетеньнарның 18 045е яраксыз дип табылган.
Сайлау кампаниясе шулай ук күзәтүчеләр һәм массакүләм матбугат чараларында да зур кызыксыну уяткан. Сайлауда 83 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле эшләгән.
Россия Президентын сайлауларда 45 халыкара күзәтүче эшләгән. Алар сайлау процессына югары бәя биргән.
– Татарстанда төрле оешмалардан 45 халыкара күзәтүче эшләде. Бу – Европа Советы оешмалары, БДБ күзәтүчеләре, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Белоруссия һәм Россия Союзы парламент җыены вәкилләре. Күзәтүчеләр конструктив эшкә юнәлеш тотып эшләде. Аларга эш өчен тиешле шартлар тудырылды, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова әйтүенчә, сайлау көнне 100дән артык шикаять кабул ителгән, тик аларның барысы да нигезсез дип табылган.
– Әлеге шикаятьләрнең җидесе – Россия Үзәк сайлау комиссиясеннән, 21е – сайлаучылардан (аларның күпчелеге аныклау характерында иде), тагын 112се – сайлау комиссиясе әгъзаларыннан, бигрәк тә КПРФ вәкилләреннән кабул ителде, – ди ул.
Утырыш вакытында Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук кайбер сайлау участокларына сайлаучыларны күпләп алып килүгә бәйле гаепләүләргә дә җавап бирде.
– Монда сүз ерактарак яшәүче халыкны сайлау участокларына алып килү турында бара. Боларның барысы да ачыктан-ачык эшләнелә, – диде ул.
Татарстан халкы ничек сайлаган?
Владимир Путин – 1 миллион 854 119 тавыш
(барлык тавыш бирүчеләрнең 82,09 проценты)
Павел Грудинин – 204 618 тавыш (9,06 процент)
Владимир Жириновский – 67 929 тавыш (3,01 процент)
Максим Сурайкин – 37 969 тавыш (1,68 процент)
Ксения Собчак – 29 951 тавыш (1,33 процент)
Григорий Явлинский – 19 643 тавыш (0,87 процент)
Борис Титов – 13 361 тавыш (0,59 процент)
Сергей Бабурин – 13 030 тавыш (0,58 процент)
Комментарийлар